Татарстанга янә яңгырлы һава торышы көтелә. 12 августта, төнлә һәм көндез республикада яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак.
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
Яшенле яңгыр вакытында җил секундына — 15-20 метр, ә көндез 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Мондый һава торышы Казанны да читләп узмас, дип фаразлый синоптиклар. Моннан тыш, төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat