Казанда «сталинка» йортындагы фатирның түшәме җимерелгән

Казанның Декабристлар урамындагы йорт фатирының түшәме җимерелеп төшкән. Бу хакта “КП-Казань” шәһәрнең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Биредә яшәүчеләр фикеренчә, моңа идарәче компания эшчеләре гаепле. Гадәттән тыш хәл бүген төнлә Декабристлар урамындагы 156нчы йортта килеп чыккан. Соңгы каттагы фатирның түшәме җимерелгән. Фатир хуҗаларына могҗиза белән генә зыян килмичә калган.

Әлеге йортта инде өченче ай рәттән түбәне яңарталар икән. Бу эшне “Жилсервис” идарәче компаниясе башкара.


Фикер өстәү