Бастрыкин Чаллыда баланың таганнан егылуына бәйле тикшерүне үз контроленә алган

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Чаллыда үсмернең таганнан егылуына бәйле тикшерү нәтиҗәләрен җиткерүне таләп иткән.

Гадәттән тыш хәл Бибишев исемендәге Театр паркында килеп чыккан. Элмәге ычкыну сәбәпле таганнан егылып төшкән малайны хастаханәгә озатканнар.

Шул сәбәпле Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә тикшерү үткәрергә кушкан. Ул шулай ук тикшерүнең башлангыч һәм ахыргы нәтиҗәләре турында җиткерүне сораган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү