Мәдәният министры Ольга Любимова Россия халык артисты, опера җырчысы, педагог Зилә Сөнгатуллинаны юбилее уңаеннан котлаган. Танылган җырчыга 30 июльдә 75 яшь тулган.
“Хөрмәтле Зилә Даяновна! Туган көнегез уңаеннан Сезне эчкерсез котлыйм! Сез бик күп данлыклы сәхнәләрне буйсындырдыгыз. Искитмәле иҗади карьерагыз дәвамында, гаять зур сәләтегезне камилләштереп, төрле жанрларда әсәрләр башкарып, үз эшегезгә чын мәгънәсендә тугры булуыгызны, фидакарьләрчә эшләвегезне күрсәттегез!” – диелгән Хөкүмәт телеграммасында.
Министр Зилә Сөнгатуллинаның укытучы эшчәнлегенә аерым тукталып үткән. Талант иясе 1998 елдан бирле Казан консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире вазыйфасын башкара.