Фаҗига шимбәгә каршы төндә Менделевск районында килеп чыккан. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, кырда законсыз ау барышында 63 яшьлек ир-атны атып үтергәннәр. Аның башына, гәүдәсе һәм иңбашына атканнар. Бичара шундук һәлак булган.
Хокук сакчылары Алабугадан – ике (39, 36 яшьлек) һәм Менделеевскидан – бер (41 яшьлек) ир-атны җинаять кылуда шикләнеп тоткарлаганнар. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.