2024 беренче яртыеллыгында илдә яшәүчеләр «тотылган» җиңел машиналар сатып алуга 3,226 трлн сум акча сарыф иткән. Бу узган елның гыйнвар – июнь айларына караганда 19 процентка күбрәк (2,7 трлн сум). Өр—яңа «тимер ат» сатып алуга тотылган акча исә – 2,273 трлн сум. Монысы да былтыргы күрсәткечтән аерыла: 2023 елда автомобиль сатып алучылар машина салонында 1,1 трлн сум акчасын калдырган булган.
Статистика мәгълүматларына таянып әйткәндә, Россиядә яшәүчеләрнең машина сатып алуга тоткан чыгымнары 45 процентка үскән. Белгечләр моны «тимер ат» бәяләренең үсүе белән дә, машина базарында сатулар артуы белән дә аңлата.
Машина маркасы (тотылган) | Күпме сатылган? (сум) |
Toyota | 453,1 млрд |
BMW | 278,9 млрд |
LADA | 260,7 млрд |
Kia | 242,3 млрд |
Mercedes-Benz | 240,9 млрд |
Калган маркалар | 200 млрд сумнан кимрәк |
* «Автостат» мәгълүматларына таянып
Яңасы кызыктыра
Казанда укытучы булып эшләүче Лилия Шакированың машина йөртү таныклыгы алганына әле ике атна гына. Теориясен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белә. Моңа кадәр рульдә бөтенләй йөргәне булмаган. Әмма тәҗрибәсезлектән куркып тормый ул: «права» алган шәпкә өр-яңа машина да сатып ала.
– Туганнар, дус-ишләр арасындагы егетләр белән сөйләшеп, фикерләшеп, машина сатып алырга булдым. Юлга ияләшү өчен, иске машина да ярый, яңасын бераз «үскәч» алырсың, тотылган машинаны сатасы да жәл түгел, диделәр. Аларны тыңламадым. Алган алганда кала: шуңа яңа булсын, дидем. Кредит рәсмиләштердем. Әлбәттә, күпме түләргә кирәген күргәч, бераз шүрләдем. Әмма беренче машинамның яңа булуын теләдем шул. Исәнлек кирәк, түләрмен әле! Бәянең артмаган чагы юк аның. «Тимер ат»ларга бигрәк тә, – диде ул.
Лилия ак төстәге Кытай кроссоверын – «Haval F7» машинасын сатып алган. Аңа кадәр үзебезнең «Lada»ны да, «Kia»ны да тәкъдим итеп караганнар. «Haval»ның төсе дә, зурлыгы да, иркенлеге дә, эчке бизәлеше һәм комплектациясе дә ошады. Күпләр Кытай машиналарын хурлый, әмма теләсә кайсы машинада да проблемалар булырга мөмкин бит», – ди Лилия.
Арткан саен артка юл юк
«Автостат» агентлыгы башкарма директоры Сергей Удалов сүзләренчә, июль аенда автокредит бирү күрсәткеченең артуы Үзәк банкның төп ставканы күтәрүенә бәйле. Мәгълүм булганча, ул 16 проценттан 18 процентка җитте. Шулай итеп, июль аенда яңа җиңел автомобильләргә бирелгән автокредитлар саны – 18, ә йөрелгән машиналарга 15 процентка арткан.
Автомобильләр сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов та алдарак язылганны раслап, күпчелекнең «тимер ат»ны кредитка алуын әйтте.
– Кешеләр: «Кредитка алабыз икән, яңа машина алу хәерлерәк», – дип киләләр. Бәлки, бу дөрес мантыйктыр. Шуңа да яңа машиналар сату күрсәткече зур дип әйтергә була. Һәрбер кеше кесәсенә карап мөмкинлеген чамалый инде, – ди менеджер. – Тотылган машиналар сату кимеде, дип әйтә алмыйм.
Зөлфәт Галимов сүзләренчә, кредит рәсмиләштергәндә күпләр: «Пробег»лы машина ватылса, миңа мәшәкать, әле җитмәсә кредитын да түләргә кирәк, миңа өстәмә йөк була», – дип әйтә икән. Өр-яңа машина барыбер тиз арада ватылмый бит әле ул.
– Машина сатып алуга чыгымның артуы ил-көндәге вазгыятькә бәйле. Автомобиль генә түгел, нәрсәнең арзанайганы бар соң? Кредит процентлары ай саен үзгәреп тора, бер ел эчендә генә дә күпме үзгәреш кичердек, – ди Зөлфәт Галимов.