Үткән атнада Япониядә ике куәтле җир тетрәү булды. Икенчесенең – 8 август кичендәге селкенүнең магнитудасы 7,1гә тигез иде. Әмма япон җир тетрәүләренең бер үзенчәлеге бар: аларның үзәге гадәттә коры җирдә түгел, ә океан төбендә була. Шул сәбәпле коры җирдә зур җимерекләргә китерми. Бар куркыныч цунамидан яный. 8 август тетрәве 80 сантиметрлык дулкыннар кузгалтты. Бу дәһшәтле түгел. Әмма япон сейсмологлары, ил тарихында беренче тапкыр буларак, алдагы атна дәвамында Нанкай геологик киселеше урнашкан төбәкләрдә гадәттән тыш җир тетрәү куркынычы турында чаң сукты. Алар фаразлавынча, 8–9 баллы җир тетрәү халык иң күп урнашкан районнарга дистәләгән метр биеклектәге цунами һөҗүме вәгъдә итә. Куркыныч зонага 707 шәһәр, шул исәптән ил башкаласы Токио да керә. Биредә япон транспорт системасының иң киеренке урыны, зур сәнәгать предприятиеләре дә шунда урнашкан. Белгечләр кисәтүе тормышка ашса, япон икътисадына җимергеч һөҗүм булачак.
Илнең Премьер-министры Фумио Кисида шуңа бәйле рәвештә, самолетка утырам дигәндә генә, үзенең Казахстан, Үзбәкстан, Монголиягә визитыннан баш тартты. Андый чакта дәүләт җитәкчесенең чит илләргә сәфәре аның абруена сугачак, ризасызлык уятачак иде. Сентябрьдә аның идарәче партиясе рәис сайлый. Кисиданың рейтингы бик үк зур түгел. Кискен көрәш көтелә.
Премьерның Урта Азия республикаларына визиты исә стратегик адым итеп планлаштырылган иде. Японнар ул төбәк аша үтәчәк «үзәк тимер юл коридоры» дип аталган проектта катнашырга телиләр. «Коридор» Үзәк Азия дәүләтләрен Евросоюз белән тоташтырырга һәм төбәкнең Россия белән Кытайдан бәйлелеген җитди киметергә тиеш дип санала. Проектка Кытай да катнашырга тели, алар да яңа трасса булдырырга ниятли. Июнь аенда Кытай, Үзбәкстан һәм Кыргызстан 500 км озынлыктагы тимер юл төзү турында килешүгә ирештеләр һәм төзелеш октябрьдә башланачак. Японнар инициативаны Пекиннан тартып алып, Казахстан – Үзбәкстан тимер юл коридорын модернизацияләргә омтыла, файдалырак финанс шартлары тәкъдим итә. Россия аша уза торган Транссиб белән чагыштырганда, яңа маршрутның йөк үткәрү куәте дистә тапкырлап кимрәк. Японнар бу проблеманы да чишәргә вәгъдә итә. Әлегә стратегик визит өзелеп тора. Япон белгечләре фаразлаган дәһшәтле җир тетрәү куркынычы исә берничә йөзгә бер генә, ягъни бер проценттан да кимрәк.