Социаль тотрыклылык россиялеләрнең төшенә генә керәчәк, чөнки рәсми мәгълүматлар төп тармакларда тискәре үсеш күзәтелүен хәбәр итә. Росстат демографик катастрофаның яңа адымнары турында сөйли. Гыйнвар – июнь айларында халык саны 321,5 мең кешегә кимегән. Чагыштырыйк: үткән елның шул чорында бу сан 272,5 меңгә тигез булган. Кимү темплары 18 процентка артты, диләр белгечләр. Хөкүмәт туу коэффициентын 2030 елга – 1,6га, 2036 елга 1,8гә җиткерергә ниятли ниятләвен. Әмма, бердән, ният тормышка ашса да, сан кимүне туктатырлык түгел, икенчедән, Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков демографиянең әлегә Россия хәл итә алмый торган проблема булуын 2023 елның маенда ук таныды, димәк, хөкүмәт планнарының тормышка ашырылу ихтималлыгы түбән.
Россияле сәясәтчеләр, туу мәсьәләсен хәл итү өчен, берсеннән-берсе экзотиграк тәкъдимнәр ясауда ярыша. Дәүләт Думасында депутат Татьяна Буцкая ялгызак россиялеләрнең тормышын финанс ягыннан зыянлы итәргә чакыра. Үзәк банк процент ставкасын күтәргән саен яшәү, гомумән, россиялеләрнең күпчелеге өчен финанс ягыннан зыянлыга әверелеп бара. Җитмәсә, Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Заботкин төп ставканы 20 процентка җиткерергә әзер булуларын белдерде. Бүген үк инде Россиянең күп кенә компанияләре үзләренең биш еллык табышыннан зуррак күләмдә бурыч туплап өлгергән. Процент ставкасы үскән саен, ул бурычтан котылуның ике генә юлы кала: а) җитештерелгән продукциянең бәясен күтәрәсең, б) банкротлык игълан итәсең. Хәзер акчаң булса, аны җитештерүгә инвестицияләүгә караганда хөкүмәт облигацияләрен сатып алу файдалырак.
Белгечләр куллану кредитларының кыйммәтләнүен әйтә. Кредит ставкалары 19дан алып 28гә кадәр җитә икән. Әмма бу санга иминиятләштерү чыгымнары керми. Иң түбән процент белән кредит алырга теләүчегә банклар иминиятләштерүне мәҗбүри итеп куя. Шуңа күрә реаль кредит ставкалары 30–35 процентлар тирәсендә тирбәлә, диләр. Бурычка нидер сатып алу финанс ягыннан отышлымы, зыянлымы икәнен шуннан чыгып һәркем үзе исәпли ала. Хөкүмәт күргән чаралар россиялеләрнең автомобиль сатып алу мөмкинлеген бик нык чикләде. «Россия автодилерлары» ассоциациясе, 2030 елга бары тик 5–7 процент россияле генә машина сатып ала алачак, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу шартлар уңай торганда шулай булачак, әлбәттә.