Динар Габидуллин: «Безнең балалар тотып эшли»

Илдәге кебек үк, республикада да инженер кадрлар җитми. Әйтик, hh.ru сайтында Казанда бүген әлеге белгечләргә 2160 вакансия бар. КАИның инженерлык лицее-интернаты директоры Динар Габидуллин белән республикада инженерлар әзерләүгә бәйле вазгыять, әлеге өлкәдәге проблемалар һәм киләчәк турында сөйләштек.

– Сез булачак инженерларны мәктәп партасыннан ук әзерлисез. Совет заманнарында техник белгеч булырга теләүче яшьләр күп иде. Аннары барысының юрист яки икътисадчы буласы килде. Хәзер янә сезнең юнәлеш белән кызыксыну сизелә башлады. Бу нәрсәгә бәйле?

– Лицей ачылганга – 9 ел. Соңгы биш елда әти-әниләр арасында балаларын инженер итәргә теләүчеләр артты. Моны конкурстан да күреп була. Бүген бер урынга биш кеше туры килә. Бездә барлыгы 250 бала укый. Шуларның 15 проценты – кызлар. Илнең җиде төбәге һәм Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килеп укыйлар. 5 нче сыйныфтан кабул итәбез. Моннан тыш, Казан мәктәпләреннән 600 бала лицейда оештырылган техник түгәрәкләргә йөри. Лагерь эшли. Хәзерге вакытта машина төзелеше буенча смена үтә. Бүген бар әйберне – дәүләтнең, кешенең үсешен технологияләр билгели. Үзегез күреп торасыз, илдә дә, республикада да инженерлар җитми. Югары дәрәҗәле инженерларның хезмәт хаклары да зур. Әти-әниләр моны күрә. Шуңа күрә бу юнәлештә вазгыять нык үзгәрде.

Тик проблемалар да бар. Соңгы елларда математика-физикадан БДИ бирүчеләр азрак булды. Ни өчен дигәндә, күп кенә техник вузларга информатикадан сынау тапшырып та кереп була. Физикага караганда әлеге фән күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә укучылар җайлырагын сайлый. Тагын бер сәбәбе бар: физика укытучыларына кытлык зур. Инженер түгәрәкләрен алып баручылар да җитми. Әлеге фән укытучылары өчен грантлар, ярдәм чаралары булдыру кирәк.

– Инженерларга кытлык нидән туды? Киләчәккә өметләр ничегрәк?

– Дөрес әйтәсез, катлаулы туксанынчы елларда яшьләрнең күбесе юрист, икътисадчы, коммерция өлкәләрен сайлады. Предприятие, компанияләрнең хәле мөшкелләнде. Үзең үстергәнгә караганда, сатып алу арзанрак дигән фикер яшәде. Нефть сатудан кергән доллардан илнең акчасы да артты. Шуңа күрә бар кирәк-яракны – медицинага кагыламы ул, башкагамы, барысын да сатып ала башладык. Әгәр предприятие эшләми икән, димәк, инженерларга да ихтыяҗ юк. Шунлыктан кытлык килеп чыкты. 2010 елларда бу хатаны аңлый башладык. Илебез бу юнәлештә эшне ныклап башлап җибәрде. Россия һәрвакыт талантлы инженерлары белән аерылып торды. Бу юнәлештә киләчәкне өметле күрәм.

– Күпләр инженерларны предприятиедә эшләүче буларак кына күзаллый. Бүгенге заман инженериясенә таләпләр нинди?

– Моны кайбер әти-әниләр дә аңлап бетерми кебек тоела. Инженерлык мәктәбенә бирәбез дә, аннан балалар заводта эшли, дигән калып бар. Ләкин әлеге белгеч бик киң мәгънәгә ия. Нинди генә өлкәне алсаң да, төзелеш, энергетика, электроника, медицинамы, авиация, машина төзелеше, космос, химия, нефть химиясеме – барысына да инженерлар кирәк. Инженер – кулга тотып карый алырлык ниндидер яңа җиһаз эшләүче. Яхшы инженер математика, физиканы һәм берничә юнәлешне яхшы белергә тиеш. Безнең программалар шуны күздә тота. Балалар үзләре теләгән әйбернең сызымын сыза, проектын уйлап таба һәм тормышка ашыра. Радиоэлектроника, мәгълүмат технологияләрен өйрәнү һәм заманча җиһазлар белән эшли белү шарт. Кулы белән тотып эшләмәсә, балада нәрсәнедер башкару теләге уянмаячак. Бүген 3D принтер, аддитив, лазер, фрезер технологияләре киң кулланышка керә. Боларның барысын да өйрәтәбез. Балаларга кызык булырга тиеш. Алар – уйлап табучылар. Акыллы яктырткыч ясаудан башлап, безнең хәтта 2021 елда орбитага иярчен җибәргән бар. Кайберләре 10 нчы сыйныфтан төрле проектларда катнашып, акча эшли. Үзен сынап карагач, булдыра алмыйча китеп баручылар да бар. Андыйлар – 3–4 процент тирәсе. Бөтен кеше дә инженер була алмый.

– Очучы, конструктор булам дип килгән малайлар бармы?

– Узган гасырның туксанынчы елларында яшьләрнең юрист, икътисадчы буласы килсә, бүген күбесенең теләге программист булу. Хезмәт хаклары яхшы чөнки. Россиядә бу өлкәдә программа, проектлар да тормышка ашырыла. Мәсәлән, 7–11 нче сыйныф укучылары «Киләчәк коды» проекты буенча бер курс бушлай укый ала. Бу чыгымнарны дәүләт каплый. Студентлар арасында «Цифрлы кафедра» проекты эшли. Күп кенә инженерлык вузларында өcтәмә IT компетенцияләр дә бирелә. Шуңа күрә яшьләрне IT белгечлек кызыктыра. Укучыларның 30 процентының инженер буласы килә. Очучы, конструктор булырга хыялланучылар сирәк. Без, мәгълүмат технологияләре белән генә мавыкмагыз, дип әйтәбез. Утын ярырга өйрәнеп булган кебек, программалаштыруга бик тиз төшенергә мөмкин. Инженерга алай түгел. Югары белемле программист буласың килә икән, инженерлык белеме кирәк.

– Сезнең укучылар нинди вузларны сайлый? Читкә китүчеләр бармы?

– Балалар КАИ аттестатын ала. Укырга кергәндә, ниндидер ташлама каралмаган. Бездә БДИда математика, физика буенча уртача баллар – республикада иң югарыларның берсе. Лицей укучылары өчен көрәш бара. Күбесе – олимпиада җиңүчеләре. 100 балл туплаучылар КАИга имтихансыз керә. Быел ике укучы икешәр фәннән – 200әр һәм берсе 100 балл җыйды. Без КАИга тарту ягында. Кызганыч, укучыларның яртысы Мәскәү, Санкт-Петербургка китә. Кире әйләнеп кайтып, КАИга кергәннәре дә бар. Университет елдан-ел үсә бара. «Алдынгы инженерлык мәктәбе» грантын отты. Шуның ярдәмендә бик күп үзгәрешләр кичерде. Студентларга университет киң мөмкинлекләр ача. 3 нче курстан ук предприятиеләр яшьләрне эшкә алырга тели.

Техника, җиһазлар җитә, бар яктан да тәэмин ителгән. Моның өчен республика Рәисенә, Мәгариф министрлыгына, КАИга рәхмәт. Спорт мәйданчы булдырылачак. Мәктәпнең икенче корпусын төзү фикере бар. Дәүләтнең техник бәйсезлеге булмаса, ул үсә алмый. Илдә моны аңлыйлар һәм күп эшләр башкарыла. Без бөтен нәрсәне дә җитештерә алабыз.

 


Фикер өстәү