Бер көнне банктан шалтыратып, улыгызның яки кызыгызның миллионер булуы, күп акча белән эш итүе турында әйтсәләр, шаярталар, дип тынычлана күрмәгез. Бу хәлнең чынбарлык булуы да бик мөмкин.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы вакытларда интернет-мошенниклар күбрәк балаларга һөҗүм итә башлаган. Бу 2024 елның 25 июлендә илдәге түләү системасы турындагы законга төзәтмәләр кертүгә бәйле дип фаразлана. Кыскасы, банк клиентларын саклауга юнәлтелгән әлеге закон мошенниклар тарафыннан моңа кадәр акча күчерү өчен кулланылган күп кенә юлларны япкан. Әмма акча караклары бер дә аптырап калмаганнар: банк картасы булган мәктәп яшендәге балаларны «эшкәртергә» керешкәннәр.
Акча кайдан килә?
Танышымның да 14 яшьлек тәртипле, яхшы укый торган улы әнисенә: «Әни, мин онлайн эшкә урнаштым», – дип кайтып әйткән. Үзенчә аңлаткан да инде ул аны. «Төрле оешмаларга акча күчерергә булышам. Шуның өчен миңа процент күчереп баралар. Бернинди кыенлыгы да юк», – дигән. Өйдәгеләр моның төбенә төшеп, җинаять икәнлеген аңлап кына бетермәгәннәр. Банктан шалтыраткач кына, башларына барып җиткән. Ни кызганыч, күп вакытта әти-әниләр бу хакта белми дә кала шул.
Мондый хәлләр турында интернет челтәрендә дә хәбәрләр еш басыла. Отставкадагы судья Сергей Логинов сөйләвенчә, Идел буендагы шәһәрләрнең берсендә баланың әти-әнисенә банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтыратканнар. Улларының банк счетына төрле кешеләрдән һәм оешмалардан зур суммада акча кергәнлеген әйткәннәр. Кайчагында ул сумма көненә бер миллион сумнан да артып китә икән. Карта хуҗасының мәктәп укучысы булуы һәм зур суммалар белән эш итүе куркынычсызлык хезмәтенең игътибарын җәлеп иткән дә инде. Икенче очрак шушы көннәрдә генә Ростов-Дон шәһәрендә булган. Баланың әти-әнисе улларының картасы юкка чыгуын белеп алган. Сораша торгач, аны билгесез бер кешегә 3 мең сумга сатып җибәрүе мәгълүм булган. Тиз генә полиция хезмәтенә хәбәр иткәннәр.
Кем ул дроппер?
Банк картасы булган балалар өчен интернет-мошенниклар капкын сыман. Тычканны сыр белән кызыктырасы, ә монда акча турында сөйлисе дә корбанны эләктереп кенә аласы. Бер караганда, гаҗәп тә түгел кебек инде: җае чыгып торганда, нинди бала акча эшләп алырга риза булмасын? Иманым камил, бу тозакка тәртипле балалар да, хулиганнар да, хәерчеләре дә, байлары да эләгә торадыр. Банк карталарын балаларга, оныкларга ясап кына торабыз бит. Заманасы шундый булгач, аннан башка яшәп булмый кебек. Бүген мәктәп укучыларының күбесе башы-аягы белән интернетка кереп киткән. Җиңел генә күп акча эшләү юллары белән шунда танышалар да инде. «Иң кызыгы шунда: бу акчаны кесәгә шудыру өчен белем дә, көч тә таләп ителми, – дип аңлатма бирә Россия банкы идарәсенең бүлек җитәкчесе Алексей Колосков. – Cхема түбәндәгечә: капкынга эләккән кеше чит карталардан кергән акчаны башка карталарга күчерә, ягъни арадашчы ролен үти һәм шуның өчен процентлар ала. Тагын бер ысулы бар: бала, шундый ук операцияләрдә куллану өчен, картасын яки реквизитларын сата. Моның өчен ул бер тапкыр, әмма ярыйсы гына сумманы кесәсенә салып куярга мөмкин. Менә шушы арадашчылыкны дропперлык дип атыйлар да инде. Ә аны кулланган кеше дроппер була. Баланы бу адымга тарткан мошенниклар бер нәрсәне генә вакытында аңлатырга «оныталар»: шушы вариантларның берәрсенә рөхсәт биреп, эшкә керешкән бала шундук җинаять юлына баса, чөнки аның банк картасы ярдәмендә җинаять юлы белән табылган акчалар күчерелә.
Балаларга вәгъдә ителгән процентларның барып җитмәгән очраклары да бар. Һәм беркемгә дә зарлана алмыйсың. Бу хакта мошенниклар үзләре үк әйтергә һәм куркытырга мөмкиннәр. Янәсе, эш эшләнгән, җинаять юлына аяк баскансың бит инде. Димәк, полициягә яки берәр җиргә хәбәр итсәң, төп авырлыгы үзеңә төшәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, шантаж башлана. Бу хакта полиция генә түгел, әти-әниләрең дә, укытучылар да, дусларың да беләчәк, тыныч кына акча күчереп яту үзеңә үк файдалырак булыр дигән фикер үткәрелә. Шулай итеп дроппер, бер күч проблемаларын кочаклап, җинаять юлына басып, акчасыз да калырга мөмкин».
Качып котылып булмый
Алексей Колосков әйтүенчә, балаларга бу эшләрнең криминаль схема икәнлеген, бер тапкыр күчердеңме – барлык кыек эшләрең өчен җавап бирергә туры киләчәген аңлатырга кирәк. «Мин белмәдем», – дип аклану бернинди дә файда бирмәячәк. Сөйләшүне нидән башларгамы? Иң мөһиме, интернетта чит кешеләр белән диалогка кермәскә, дип аңлатырга. Чөнки җинаять юлына этәрүче кешеләр каешланган, осталыкларын бернинди вазгыятьтә дә югалтмыйлар, балаларны «хезмәттәшлек» итәргә өндәү алар өчен берни түгел. Бушлай сыр тәбедә генә була, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк. Бер кнопкага басып кына акча ишелеп төшә икән, монда инде ниндидер сер ята дигән сүз.
Ә җаваплылыктан берничек тә качып котылып булмый. Балигъ булмаган баланың кемгә булса да матди зыян китергәнлеге ачыкланса, моның өчен әти-әниләре җавапка тартылачак. Китерелгән зыянны да алар түли. Шунысын да искәртергә кирәк: бу аз сумма түгел, миллионнарча сум булырга мөмкин.
Ә карта хуҗасы, ничә яшендә булуына карамастан, кара исемлеккә кертеләчәк. Монда барлык банкларның гомуми исемлеге турында сүз бара. Аннан соң аның картасында барлык банк кушымталарының эшчәнлеге туктатыла. Бары тик үз акчаларыңнан файдалану мөмкинлеге генә калдырыла. Өстәвенә бала юридик җаваплылыкка тартыла. Бу хәтта җинаять эше дә булырга мөмкин. Еллар үтәр. Кичәге мәктәп баласына югары уку йортында уку өчен кредит кирәк булыр, яки ул ипотека алырга җыеныр. Бу очракларда проблемалар чыгасын көт тә тор. Моннан тыш, хәтта шартлы хөкем ителү булганда да, дәүләт хезмәтенә бәйле күп кенә һөнәрләр аның өчен ирешә алмаслык ераклыкта булыр.
Мошенникларга каршы көрәштә нинди чаралар кулланыла?
Россия банкы үзенең мәгълүматлар базасын алып бара. Анда клиент рөхсәтеннән башка эшләнгән операцияләр турында белешмәләр җыела. Бу мегарегулятор, үз чиратында, барлык банкларга да җибәрә.
2024 елның июль аенда үз көченә кергән 369 нчы федераль закон нигезендә, әгәр клиент регулятор базасында булган счетка акча җибәрә икән, банк әлеге операцияне ике тәүлеккә туктатып тора. Бу вакыт клиентка уйлану һәм нәтиҗә ясау өчен бирелә. Әгәр дә банк тикшермәсә һәм клиент регулятор базасындагы счетка акча күчерсә, банк клиентка компенсация ясарга тиеш була.
Шул ук закон нигезендә Россия банкы базасына Эчке эшләр министрлыгыннан мошенниклык турында мәгълүмат керсә, банклар акча күчерелгән әлеге счетның онлайн эшләвен туктатырга тиешләр. Бу очракта счеттагы акчадан файдаланыр өчен, кредит учреждениесенә паспорт белән килергә кирәк булачак.