Россиядә авыл җирендәге һәр биш ФАПның берсе ябык. Сәбәбе – эшләргә кеше юк. Яшь белгечләрне авылга түгел, районга да кайтарып булмаган заманда бу хәлгә аптырыйсы юк кебек. Әмма барлык шартлары булган яңа бинаның буш торуы да дөрес түгел. Дәүләт Думасында янә бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзлиләр. Йозак эленгән ФАПлар кабат ачылырмы?
Бүген Россиядә барлыгы 43 мең ФАП исәпләнә һәм аларда нибары 21 мең фельдшер эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикадагы ФАПларның 93 процентында фельдшер бар.
Питрәч районының Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәммәтдинова фикеренчә, бу хәлгә аптырыйсы юк. Бүген фельдшер, тынычлап, халык белән генә эшли алмый, күп вакыт һәм сабырлык сорый торган кырыкмаса-кырык төрле өстәмә эше күп аның.
– Шәхсән менә минем ярдәмчем дә юк. Берүзем эшлим. Эш күп. Авыл халкы белән эшләргә дә, көн-төн кәгазь тутырырга да, компьютерда утырырга да өлгерергә кирәк. Гаиләгә игътибар юк. Шуңа бу эшкә кеше килми дә инде, – ди ул.
Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Садыйкова да шул фикердә. Аларның Норлат авыл җирлегендә бүген бер ФАП ябык. Утыз ел гомерен фельдшерлыкка багышлаган Лилия ханым райондагы медицина көллиятен тәмамлаган егет-кызлар белән еш аралаша икән.
– Мин аттестация комиссиясендә утырам. Шунда җай чыккан саен студентлардан: «Авылдагы ФАПка эшкә кайтасыгыз килмиме?» – дип сорыйм. Алар, бу сорауны ишеткәч, шундый гаҗәпләнәләр. Бер егет шунда: «Китегез инде, бернинди өстәмә акчалары да кирәкми. Авыл бит ул, анда нәрсә калган», – диде. Быел фельдшерлык бүлеген утыз кеше тәмамлады. Алар барысы да шәһәрдә «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләргә тели. Калада бит төп эшең белән бергә өстәмә рәвештә башка җирдә дә эшләп була. Яшьләрне иң беренче чиратта әнә шундый мөмкинлекләрнең күбрәк булуы җәлеп итә дә инде, – ди Лилия Садыйкова.
Бүген авыл җирендә эшләүче фельдшердан бик күпне таләп итәләр. Лилия ханым бу һөнәрдән ваз кичтергән тагын бер сәбәп дип әнә шуны атый.
– Халыкны дәвалап, анализ алып кына калмыйбыз, кирәк әйберне районга илтеп, алып кайтып та бирүче без. Кәгазь эшенең бетәсе юк. Элек укытучылар өйгә дәфтәр төяп кайта иде, хәзер без дә бер кочак кәгазь эше белән кайтабыз. Әле бит өйдәге эш тә бар. Шәхсән минем үземә тәүлектәге 24 сәгать тә җитми, – ди тәҗрибәле фельдшер.
Белгечләргә кытлыкны бетерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әледән-әле яңгырап тора үзе. Нәтиҗәсе генә сизелми. Әйтик, күптән түгел Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шәһәрдәге эре медицина оешмаларында эшләүче табибларны вахта ысулы белән авыл, районнарга эшкә җибәрергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим хуплау таба калса, даими рәвештә эшләргә кеше табылганчы, белгечләр медицина хезмәткәренә кытлык булган район хастаханәсенә, ФАПка кайтып эшләп торырга тиеш булачак. Голикованың бу тәкъдимен гамәлдә сынап карарга теләүче дә табылган. Мордовия башлыгы Артем Здунов, беренчеләрдән булып, калада эшләүче табибларны вахта ысулы белән авыл, район җирләренә кайтарып эшләтмәкче. Бу тәҗрибәнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагын вакыт күрсәтер, билгеле.
Әмма тәҗрибәле белгечләрнең күбесе авыл, район җиренә кайтып эшләп йөрергә риза түгел. «Медицинский вестник» басмасы һәм RNC Pharma оешмасы белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы сораштыруда белгечләрнең яртысыннан артыгы мондый шартларда эшләргә риза булмавын әйткән. Респондентларның 78 проценты моңа аена, ким дигәндә 200 мең сум хезмәт хакы түләсәләр генә ризалашачагын әйткән.
Бүген республикага фельдшерлар гына түгел, 1,3 мең табиб та җитми. Бөтен ил күләмендә шул хәл. Хәзерге вакытта Россиядә медицина учреждениеләренә 29 мең табиб һәм 63 мең урта медицина хезмәткәре кирәк.
Күптән түгел «Врачи РФ» һөнәри берләшмәсе сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларның эштән ни сәбәпле китүен ачыкларга тырышкан. Аларның күбесе төп сәбәп дип хезмәт хакының түбән булуын атаган.
(акцент) Медикларның 57 проценты хезмәт хакының айлык түләүләргә, ризык һәм (игътибар!) даруларга да җитмәвеннән зарланган. Табиблар күпме хезмәт хакы алуын да әйткән. Аларның 32,7 проценты айга 20–40 мең сум, 33,6 проценты 40–60 мең сум ала икән. Сораштыру барышында белгечләр иң аз акчага терапевт, педиатр, акушер-гинекологлар эшли дигән нәтиҗәгә килгән.
Журналистлар белән очрашуларның берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин: «Республикада яңа гына эшли башлаган табиб уртача – 75 мең сум, шәфкать туташы якынча 45 мең сум хезмәт хакы ала», – дип белдергән иде. Татарстанстат идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада югары белемле тәҗрибәле табибларның уртача хезмәт хакы 101,7 мең сум тәшкил итә. Район җирендә эшләүче шундый ук табиб исә 45,7 мең сумга эшли. Республикада урта медицина хезмәткәре якынча – 51 мең сум, кече медицина хезмәткәре 40 мең сум хезмәт хакы ала.
Бүген республикага түбәндәге табиблар җитми:*
– педиатр (297 белгеч)
– терапевт (278 белгеч)
– анестезиолог-реаниматолог (150 белгеч)
– онколог (118 белгеч) – психиатр (90 белгеч)
– инфекционист (64 белгеч)
– «ашыгыч ярдәм» хезмәте табибы (54 белгеч)
– патологоанатом (44 белгеч)
* Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat