Россия халкының бер дә ишәясе, үрчисе килми. Үткән ай азганда гына Илбашының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Ил, яңа туган балалар санын исәпкә алганда, фаҗигагә якынлаша», – дип белдергән иде. Аның әйтүенчә, туу коэффициенты бүген куркырлык дәрәҗәдә түбән, ул 1,4кә тигез. Ягъни һәр 100 гаиләдә барысы 140 бала үсә. «Без дөньяның иң зур илендә яшибез. Тик сан ягыннан ел саен кими барабыз», – дип тә өстәде Песков.
Әйтергә кирәк, мондый бәла бер безнең илдә генә түгел. Европа илләрендә дә үрчем шул чама. Япония халкының да артасы килми. Хәтта Кытай булып анда да халык саны кимүгә китте. Ләкин Россия киңлекләре чиксез булганлыктан, бушлык, демографик вакуум биредә ныграк сизелә. Әлеге хәл икътисад өчен дә яхшыны вәгъдә итми…
Җиһан бүген шундый: алгарыш, цивилизация үтеп кергән, аңа күпмедер ирешкән илләрдә яшәгән гаиләләрнең күпләп бала табасы, үстерәсе килми. Ә кайдадыр, Җирнең «караңгырак» төбәкләрендә үрчем шактый яхшы бара. Бара гына түгел, нәкъ шулар хисабына планетадагы халык саны, кем әйтмешли, ел үсәсен ай үсә. Бераз гадиләштереп әйткәндә, бүленеш шундый: планетаның Беренче дөнья дип аталган тарафларында халык саны кимүдә булса, Икенче дөньяда ул чагыштырмача үзгәрешсез, бары Өченче дөньяга караган якларда – Африканың күпчелек илләрендә, Көньяк Азия дәүләтләрендә, Үзәк Американың кайбер мәмләкәтләрендә шәпләп артуда. Шунысын да билгелик: Өченче дөньядагы ишәю, Беренче дөньядагы «кысырлык»ны, планета масштабында алганда, артыгы белән каплап килә. Тик… Халык кими дип, мәсәлән, безгә – Россиягә кайдандыр Яңа Гвинеядан папуаслар ташып та булмый бит инде. Җитәкчеләрбезнең нәкъ менә үз халкын, үз гражданнарын ишәйтәсе килә. Үзәк Азиядән килеп, биредәге демографик проблемаларны хәл итүдә аз-маз булышлык күрсәткән кавемнәргә дә алар һич риза түгел.
Тамак тук, өс бөтен, көнкүреш тулы уңайлыклар, тик адәми затның күпләп бала табасы, балалар шау-шуына күмелеп яшисе килми. Ни өчен? Нәкъ менә җитеш тормыш сәбәпле үрчисе килми аның. «Бөтен әйбер кыйммәт, бала арты бала алып кайтып, фәкыйрьлеккә төшәсем юк». Нинди фәкыйрьлек? Хәзерге заманда ничә генә бала үстермә, берсе дә ач-ялангач булмаячак. Әлбәттә, артыгын кыланулар, баланың бөтен теләген дә үтәү, акча түләп вузда укыту да булмаячак. «Фәкыйрьлек» дигәндә хикмәт бик тә гади – әти-әнинең, гаиләнең комфорт зонасыннан бер адым да чыгасы килми. Татарда «Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый» дигән әйтем бар бит әле. Бәндәгә бүген булганы гына аз, һәр нәрсәнең, шул исәптән уңайлыкларның да артып торуы, һич югы кимемәве мөһим. Ә күпбалалылык уңайлык өстәми, аны күпмедер киметә, мәшәкать арттыра. Заман кешесе моның белән, әлбәттә, килешми. Аңа үзе – яратканы һәм инде шул бердәнбере өчен генә яшәү кулайрак.
Бердәнберне яисә «ике генә бөртек»не кадерләү дигәндә, без еш кына ычкыну чигенә җитәбез. Инде өрлек чаклы булгач та, газизләребезнең авызына сыймаганны башка тишек-тошыкларына тутырып тору бүген «күркәм» бер гадәткә әйләнде кебек – берүк кеше баласыннан ким була күрмәсен. Карап торган бер яисә ике газизне азындыру балачактан ук башлана: аны башкалар белән ярыша-ярыша киендерәләр, ни сораса шуны алып бирәләр, сәләте бармы, юкмы, ярыша-ярыша музыка, спорт мәктәпләренә йөрткән булалар, укуга дәрте булмаса да, өчәр-дүртәр репетитор яллыйлар, түләп укыталар, укып чыккач та аның өчен дип яшиләр. Кыскасы, үзләре дә аңышмастан, бетеп беткән эгоист тәрбиялиләр. Эгоист гаилә коргач та эгоист булып кала, никах таркала. Бу хәл дә – демографияне бозучы сәбәпләрнең берсе. Ишле, һич югы өч бала үскән гаиләдә эгоистлар гадәттә тәрбияләнми, аларның гаиләләре дә ныграк була.
Бу урында без цивилизациялелекнең традицион гаилә кыйммәтләренең девальвациясе сәбәпчесе булуына да килеп җиттек. Ул – өлкәннәргә хөрмәт кимү («өф-өф» итеп үстерелгән зат башкаларга хөрмәтне гомумән белми), туганлыктан, ярдәмләшеп яшәүдән баш тарту, үзара тугрылык, ярату азаю, картларны картлык көннәрендә оныту. Цивилизациялелек дигәнебез алдынгылык, үсеш синонимы буларак гел башканы алга сөрергә тиеш кебек югыйсә. Тик алай түгел. Русча «вырождение» дигән сүз бар бит әле. Бүгенге цивилизациялелекне шуңа да тиңләп була кебек. Биредә тагын шундыйрак закончалык та чыга – кеше заты михнәт, авырлык күргәндә бердәм һәм кешелеклерәк була, рәхәткә чыктымы – койрыгын сыртына сала: үзен – яратканын гына кайгыртырга тотына. Гомумән, уңайлыкларга күмелеп, әзергә бәзер яшәү кеше токымын бозмый, акрын гына бетүгә юнәлтми микән? Табигать-ана бит яшәү өчен көрәштә калганнарга гына исәнлек һәм киләчәк гарантияли. Ә кеше, белүебезчә, табигать баласы.
…Үрчү, кимемәү, дип җан атабыз. Язма азагында проблеманың ике башлы таяк булуын да искәртәседер. Аерым ил, аның икътисады, Кораллы көчләре өчен (сүз алда әйтелгән Беренче – цивилизацияле саналган дөнья турында) ишәю файдага саналса, планета масштабына күчкәндә һәм үрчемле дәүләтләрдәге күпсанлы проблемаларны күргәндә, Чөнки җиргә килгән һәркемнең тәмле ашыйсы гына түгел, тораклы буласы, машинада җилдерәсе, гомумән рәхәт яшисе килә. Ә җирнең ресурслары чикле – адәми затның елдан-ел арта барган ихтыяҗларын канәгатьләндереп тору мөмкин түгел. Әле үткән гасыр башында гына Җирдә барысы 1,6 миллиард кеше яшәгән. Бүгенге сан – 8 миллиард һәм ул үсештә. Шул сәбәпле аерым кешеләр халык саны кимүгә артык кайгыриама да була. Җитәкчеләр кайгырган да җиткән.