Кем ничектер, мин үзем башкаларга яхшылык эшләгән кешеләрне күргән, алар турында укыган, ишеткән саен гаҗәпләнәм. Сөенеп, сокланып гаҗәпләнәм. Кеше хәсрәтен, борчуын, проблемасын үзенеке итеп кабул итеп, ярдәмгә ашыккан андый кешеләргә ничек тыныч кына карап булсын ди…
Юкса мәрхәмәтлелек кешеләр өчен гадәти хәл булырга тиештер. Безгә йөрәк тә, акыл да тикмәгә бирелмәгән. Тик, кызганыч, бүген күп кыйммәтләр үзгәргән, тормыш кызуланган чорда башкалар проблемасына урын калмый, күбебез битарафландык кебек. Шөкер, мондый уйларны куып таратырдай, бар әле ул, мәрхәмәт, бар, дип сөенерлек хәлләр, язмышлар очрап тора.
Вакытында дөрес диагноз куелмыйча, ялгыш дәвалау аркасында 23 яшендә коляскага берегеп калган, әмма тормыш сынауларын сынмыйча-сыкранмыйча узучы, тормышка чыгып, бала табып үстергән Балтач кызы Эльза Сәгыйтова турында газетабызда язган идек инде. Кеше тормышында ак һәм кара полосалар чиратлаша, диләр. «Бер авырлык килсә, бер җиңеллек килер, авырлыклар килсә, сабыр ит», – дип тә өстиләр. Әйтергә җиңел дә… Авырлыклар килгәндә сабыр итүләре, шул караңгылыктан чыгу юлларын табулары бер дә җиңел түгел шул. Әнә шул сынаулы юлда бирешмәгәннәрне Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле кешеләр белән очраштырып, бүләкли торгандыр. Эльза юлында да күп очрый алар. Беришләре фатирларын ремонтларга булыша, икенче бер мәрхәмәтлесе аның күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә… Коляскасы ватылып, тилмергәнен ишеткәч, үзләрендә кулланышта булганын бирүчеләр дә табыла. «Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин һәм аның ярдәмчесе Котдус Насыйбуллин исә, фатирына килеп, үлчәмнәр алып, Тольяттига заказ биреп эшләтә…
Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә ял иткәндә, «свинг-машина» дип аталучы тренажерны бик ошата Эльза. Сүз уңаеннан гына әйтсә дә, шул ук Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин аны да күңеленә салып куйган булып чыга. Озак та үтми, ярдәмчесе Котдус Насыйбуллин белән әлеге тренажерны бүләк итеп сөендерәләр. «Хәзер инде көн саен кирәк кадәр әлеге тренажерны эшләтәм. Ун сеанс алуга, ул аяклардагы шешне киметә, коляскага утыру-күчү дә җиңеләя, аркага да файдасы бик күп. Кулланган саен мәрхәмәтле кешеләргә бөтен йөрәгем белән рәхмәт укыйм, үзләренә, якыннарына иң изге теләкләрне телим», – дигән иде ул чакта Эльза.
Шушы көннәрдә генә Эльза ханым тагын сөенеп шалтыратты.
– Без икенче катта яшибез бит. Урамга чыгарга кыен булгач, берничә ел элек пандус ясаганнар иде. Башта ирем ярдәме белән шуннан йөрдек, үзем генә йөри алмадым. Иремә инсульт булганнан соң аңа да авырлашты. Дөрес, күршеләр бер дә авырсынмый ярдәм итә иде. Әмма һаман кеше борчыйсы килми дип, урамга да сирәк чыга башлаган идем инде. Кыенсынып кына район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов исеменә хат яздым. Моңарчы да бер гозеремне җавапсыз калдырмадылар, бу юлы да шул арада ярдәм итәргә алындылар. Төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев бөтенесе белән кызыксынып торды. Пульт белән эшли торган күтәрткеч ясадылар. Җайланмасын Чиләбедән кадәр кайтартканнар булып чыкты. Шулкадәр уңайлы! Хәзер урамга чыгу проблемасы бетте. Көненә берничә тапкыр саф һава суларга чыгам. Өйдә генә тору ялыктыра бит. Урамга чыккач, йөреп тә кайтасың, танышлар очрый, сөйләшәсең, аралашасың. Миңа шушы мөмкинлекне тудырган барча кешегә рәхмәтләр укып яшим, – ди Эльза ханым.
…Бар әле ул мәрхәмәт, бар…