Паркта павильонны яшен сугудан 6 кеше һәлак булган

Кытайның Чанчжоу шәһәре паркындагы павильонны яшен сугу сәбәпле, 6 кеше һәлак булган. Бу хәл кичә Мәскәү вакыты белән кичке дүртенче яртылар тирәсендә килеп чыккан, дип яза “РБК”.

Павильон, яшен сугудан җимерелеп, кешеләр хәрабәләр астында калган. Башта 16 кешегә зыян килүе, алтысының чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә китерелүе турында хәбәр ителгән. Шуннан соң авыр хәлдәгеләрнең үлүе мәгълүм булган. 10 кеше хастаханәдә дәвалана – аларның хәле яхшыра.


Фикер өстәү


9790