«Сез аларның бакчасын күрсәгез, һушыгыз китәчәк!» Апас районының Шонгат авылында яшәүче Гүзәл һәм Нияз Закировларның участокларын күрсәтергә алып кергән кешеләр безне әнә шулай дип кызыксындырды. Һәм, чыннан да, Закировлар безне гаҗәпләндерә алды. 18 гектар мәйданда күпләп кара бөрлегән, берничә сорт кура җиләге, виноград, крыжовник үстерә алар.
Беренче вакытта сатып алган участокларына сыешмый башлагач, мәйданны тагын да киңәйткәннәр. Урман эчендә тагын бер участоклары бар, диделәр.
– Бу территорияләрне агач басып бетергән иде. Гүзәл белән Нияз моны чистартыр өчен бик күп көч куйды, тырыштылар. Менә хәзер чүп үлән, агач баскан урында җиләкләр пешеп утыра, – ди җирлек башлыгы Розия Низамова.
Алар гомер буе Казанда яшәгән. Ә бу йорт белән участокны дача буларак кына сатып алган булганнар.
– Сигез ел элек ирем ремонтант сортлы кура җиләге алып кайтты һәм шуннан китте дә китте инде. Башта үзебезгә дип утырттык, аннан соң ошап китте дә, сатуга да чыгара башладык. Бакчада төп хуҗа – ирем. Ул миңа караганда күбрәк белә, – дип елмая Гүзәл ханым.
Моңа кадәр бакчачылык белән бөтенләй шөгыльләнмәгән гаилә авыл җирендә менә дигән итеп җиләк үстерү белән шөгыльләнеп ятсын инде!
– Быел җиләкләр өчен ел уңышлы түгел. Кара бөрлегән өшеде. Шуңа күрә азрак булачак. Кура җиләге дә эре була торган иде, быел вак. Алмагачлар, грушалар, чияләр дә өшеде. Ремонтант сортлы кура җиләге беренче карларга кадәр уңыш бирә. Анысы яхшы булырга охшап тора. Быел кура җиләгенә бәя артты. «Мәскәү» базарында аның бер килограммын – 500–600 сумга, «Колхоз» базарында 700 сумга саттылар, – диде ул.
Закировлар җиләкләрне Казандагы кибеткә тапшыра. Өйләреннән килеп алып китүчеләр дә бар. Сату белән проблема булганы юк, диделәр. Ә ярдәмгә җәйге каникул вакытында авыл балаларын дәшәләр.
– Җиләк үстереп, яхшы гына акча эшләп була. Тик узган ел кура җиләге уңышы начар булды, чыгымнарны гына капларга җитте. Бакчачылыкта да күп нәрсә табигать шартларына, елның ничек килүенә бәйле шул, – ди ул.
Гүзәл ханым әйтүенчә, кара бөрлегәнне тәрбияләү мәшәкатьлерәк.
– Кара бөрлегәндә каротин бик күп. Кара бөрлегән суты сусауны баса, тынычландыра, матдәләр алмашын җайлый. Аны яраларны төзәтер өчен дә, салкын тигәндә дә кулланалар. Кара бөрлегәнне республикада күп кеше үстерми. Ул үзе нәзберек түгел, тик мәшәкатьлерәк, эше күп. Ботакларын бәйләргә, төшерергә, кышка яхшылап төреп куярга кирәк. Ремонтант сортлы кура җиләген кышка төбеннән үк кисәбез. Ә җәйге кура җиләгенең җимеш биргән ботакларын кисәбез дә икенче елга яшьләрен генә калдырабыз, – ди Гүзәл Закирова.
Эштән курыкмаган, үз хезмәтенә җаваплы караган һәр кеше җиләк үстереп, гаиләсен дә, үзен дә сөендерә ала. Гади, шул ук вакытта мөһим кагыйдәләрне саклап эш иткәндә нәтиҗә дә уңышлы булачак.