Красноярск краеның Большие Пруды бистәсендә 6 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән дә юк булган. Баланың чукрак булуы эзләүне чиктән тыш кыенлаштырган. Кызны иртәнге 4ләр тирәсендә “ЛизаАлерт” эзләүчеләр төркеме әгъзалары тапкан. Бала сасы исле сазлыкка билдән баткан хәлдә төн кунган, дип яза “Readooka”.
Бичара сабый, 1,5 чакрымнан артыграк юл узып, могҗиза белән генә сазлыкка бөтенләй батмыйча калган. Коткарганнан соң медиклар баланы, тикшереп, сәламәтлегенә зыян килмәгәнлеген аңлагач, әти-әнисенә тапшырган.