Коточкыч хәлләр еш була безнең тормышта. Шуларның кайберсе электр тогына да бәйле. Үземнең дә шундый кызык хәлдә калганым бар.
Фатир алгач, ремонт ясыйсың бит инде. Мин дә стеналарның штукатурын коеп, яңадан эшләргә булдым. Кухня стенасын җимереп маташканда, тизрәк купсын дип, аңа тимер шпатель белән кереп киттем. Куптарырга керешкәч, әллә нәрсә булды – кулга меңләгән кечкенә кырмыска ябышып, бөтен тән буйлап таралгандай тоелды. Үзләре вак кына булсалар да, әзмәверләрчә нык басып йөгерешәләр кебек. Бераздан көзән җыера башлады. Андый чакта ни булганын тиз генә аңламыйсың икән. Беләктә бернинди кырмыска заты юк инде, шундый тойгы гына. Мин кулны тартып алдым. Дымлы идәнгә басуга, аяклар да земберләргә тотынды. Электр тогы булмагае дип, тиз генә анысын аерып куйдым. Бетте теге нәрсә. Безгә кадәр яшәгән хуҗалар электр чыбыкларын штукатур буйлап сузган булганнар икән. Хәзер шуның бер өлеше ачылган да ток бәргән. Ачыктан-ачык тәнеңә тиеп тормагач, үтерерлек үк булмагандыр инде, кытыклатып кына алырлык булган. Моның чынлап та электр тогы икәнен белгәч, курку ялмап алды. Чүт кенә шок хәлендә калдым. Һуш кергәч, кечкенә чактагы бер күренеш искә төште.
Ике абый мунчага китте, ә миңа су китерергә куштылар. Мин алып килдем, мунча алдындагы өстәлгә куйдым да, эчтән ишетелгән тавышларга шикләнеп, ишекне ачып карарга булдым. Ә анда хәйран тамаша икән. Болар икесе дә яп-ялангач көйгә ләүкәгә менеп утырганнар да, кычкыра-кычкыра, биеп утыралар. Утырган килеш шулай биеп булуын мин күз алдына да китерә алмый идем. Сикерә-сикерә бииләр. Кулларын болгыйлар. Үзләре нәрсәдер кычкыралар. Мин көләм. Кызык. Абыйларның мине шаяртырга һәвәслеген беләм. Кайсылары бик шөкәтсез килеп чыга. Бу биюләре дә сәнгать әсәре түгел. Әмма ул шулкадәр кызык. Мин бөгелеп төшеп көләм. Ә тегеләр бии, арымыйлар да, туктарга да уйламыйлар, дәртләре чамадан ашкан. Мин дә бик кычкырып көлгәнмендер инде, тавышка бер абый йөгереп килде дә ни өчендер бик кабаланып мунча утын сүндерде. Тегеләр шунда гына биюдән туктадылар. Ниндидер чыбыгы зарарланып, электр тогы чеметтергән икән, шуңа биеп утырганнар. Шатлыклары зур булганнан түгел.
Тойгысы алдый инде адәм баласын. Кырмыска яки бию булып тоелган һәр нәрсә дә кырмыска я бию түгел икән. Электр тогы булып тоелганнары да кайвакыт башкачарак булып чыга. Бер ханым төнлә мич өстендәге табаны кырган тавышка уянып китә дә, торып, акрын гына шул якка атлый. Тавыш туктамый. Коточкыч фильмнарындагы шикелле – чекер, чекер, чекер… Караңгы инде, күз күрерлек түгел. Ханым теге тавышка әсәренеп, акрын гына кулын суза. Шулчак моның сузылган кулы буйлап электр тогы йөгерә. Беләге буйлап өскә үрмәли. Хатын озын җиңле эчке күлмәктән, җиңен селки-селки аһылдый. Кычкырырлык та хәле юк. Ә ток сугу туктамый, култык астына күчә, аркасы буйлап йөгерә. Теге ханым коты алынудан үрле-кырлы сикерә хәзер. Электр тогы түгеллеген аңлый инде. Күзгә күренмәс ниндидер көч шулай кылана икәнен дә төшенә. Маңгаена салкын тир бәреп чыга. Гайре табигый зат белән очрашуы көн кебек ачык бит. Төн уртасында ниндидер көч бөтен тәнеңне земберләтеп карасын әле! Ниһаять, бу кычкырып җибәрә. Шунда ире чыгып, утны кабыза. Хатыны ап-ак булган, күзләре акайган, туктаусыз тартыша, үзен үзе бәргәли, кычкыра… Ир берни дә аңламый, хатыны чиргә юлыккан икән дип «ашыгыч ярдәм» чакырмакчы була. Нәкъ шул вакытта хатынның күлмәк итәгеннән коты алынган бер тычкан идәнгә төшә дә, әвеш-тәвеш килеп, идән ярыгына кереп югала. «Тычкан күрүгә беркайчан да шулкадәр шатланганым юк иде», – дип сөйли теге ханым.
И, без күп нәрсәләрне аңлап җиткермибез инде. Гадиләрен генә дә беренче караштан чамалый алмыйбыз. Бер карасаң, шулкадәр кодрәтле бу адәм баласы, ә икенче карасаң, шундый яклаучысыз.