Йодрык кадәрлеме? Авылларда бәрәңге ала башладылар

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сабировлар бәрәңгеләрен узган атнада алып та өлгергән инде. Уңышы уртача икән. Кемнекедер йодрык кадәрле. Тик шулай булса да, казырга ашыкмыйлар әле. Әтнә районының Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үткәргәннәр әнә. Ә сез кайчан алырга җыенасыз?

Казылган, эше беткән. Түбән Тигәнәледә яшәүче Сабировлар әнә шулай дип тынычлап тора хәзер. Узган ялларда, өмә ясап, бәрәңге алганнар. Яңгырлар яуганчы, коры чакта алыйк, дигән алар.

– 4 сутыйдан 120 чиләк уңыш алдык. Үзебезгә җитә. Эреләрен – ашарга, уртачасын орлыкка чүпләп, базга салдык. Вакларын үрдәкләргә ашатабыз, – ди Гөлнур апа Сабирова.

Теләче районының Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы, көрәшче Раил Мараков бакчасындагы уңышны 23 июльдә үк казып караган. Безгә җибәргән видеода бер төптән 10–15 эре бәрәңге чыга. Ваклары юк та диярлек.

– Бәрәңгене 25 майда утырттым. Ярып утыртмыйм, вагын вак, эресен эре килеш. Казып та утыртмыйм, жиргә төртеп кенә чыгам. Алай тиз тишелә. Аннан өям. Уңыш сөенерлек. Су сипмәдем. Яңгыр бөтен җирдәге кебек яуды инде ул. Әгәр туфрак яхшы булмаса, көндә яңгыр яуса да булмый. Күп итеп черемә, бераз ком салдым. Ком дымны тота. Ике төрле генә сорт утыртам. Берсе – «Гала», икенчесенең исемен төгәл әйтә алмыйм. Узган ел 33 төп утырткан идем, әкренләп үрчетәм, – диде Раил Мараков.

Авылда берәү казый башласа, күршесеннән калышмыйм дип, икенчесе дә бакчасына чыга. Ә менә Арча районының Пөшәңгәр авылында яшәүче Әхмәдулиннар күршеләргә карамый.

– Безнең август аенда ашыгып бәрәңге алган юк. Ел саен сентябрь урталарын көтәбез. Элек кар төшкәч, октябрьдә казучылар да булган әле. Хәзер алай ук соңга калмыйлар. Быел яз соңрак килде. Шуңа күрә иртә утыртылмады. Иртә өлгерә торган сортлар юк. Бер көнне кызыксынып казып караган идек, уңышы әйбәт үзе. Әле бер ай үсәсе бар, – ди Айгөл Әхмәдуллина.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Олег Волков үзе генә яшәсә дә, бәрәңгене ике бакча утырта икән. Кул белән казыйлар. Булышырга туганнары бар.

– Без бәрәңгене 2 августта казып карыйбыз. Аңа кадәр ярамый. Менә шул көнне берничә төпне актарып караган идем, начар чыга. Бәрәңгесе күп яралган. Тик менә әллә ни үсеп китә алмаган. Бик вак, йомырка кадәргеләре дә бар. Ни өчен дигәндә, җәйнең беренче яртысында корылык булды бит. Менә хәзер явым-төшем күп. Шуңа күрә черек авыруы, ягъни фитофтора төшмәгәе дип куркабыз. Әле бәрәңге алырга иртәрәк, – ди Олег Волков.

Мөслим районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев белдергәнчә, районда хуҗалыкларда бәрәңге утыртмыйлар. Әлегә шәхси хуҗалыкларда алучылар күренми.

– Әле иртәрәк. Яз суык булгач, соңрак утырттылар. Казып караганнар, әйбәт, диләр. Үсәсе бар. Кеше бәрәңгене элеккеге кебек күп утырмый хәзер. Кайберәүләр – ярты бакча. Кемдер чөгендер, кабак чәчә. Артыгын утыртсаң, куярга да урын кирәк бит. Малларны күп асрамыйлар. Сатар идең, бәясе арзан, – ди Ренат Вәлиев.

Әтнә районының Ары авылында икенче ел инде бәрәңгегә мәдхия җырлыйлар. Быел Бәрәңге бәйрәменә алты йөзләп кеше җыелган. Шуларның яртысы – бию, җыр коллективлары.

– Бакчага чыгып, күпме бәрәңге алганны күрсәтә торган бәйрәм түгел ул. Кемдер өеннән яңа уңыш казып алып килде. Узган елгысын да куштык, сатып та алдык. Бәрәңгедән ниләр генә пешермәдек. Кыстыбый, шулпа, учакта пешкәне. Шунысы гаҗәп: кайбер якларда учак ягып, чиләк каплап пешермиләр икән. Андыйлар өчен бигрәк тансык булды. 100 килога якын бәрәңге ашадык, – ди Фидаил Кадыймов.

Башкортстанның Яңавыл районындагы Яңа Уртавылда гомер итүче Илүсә апа Сәлахова биш чиләк бәрәңге утыртса, 42 чиләк уңыш алган. Узган ел да эре булган. Ашарга да, сатарга да җитә, кыскасы.

– Бәрәңгене апрель ахырында утырткан идем. 108 көннән соң алдым. Искиткеч булды уңышы. «Әмирәкән» дигәнен электән үк утыртам. Авылда берничә кешедә генә калды. Бер чиләктән тугыз чиләк чыкты. Яңа сортларга кызыкмыйм. Үзебездән артканны саттым. Килосы – 40 сум. Казаннан да сорадылар, – ди Илүсә апа Сәлахова.

Уңышның сере яңгырда гына түгел. Илүсә апа бәрәңге алуга ук җирен казып, күп итеп черемә сала икән. Яз көне мотоблок белән эшкәрттерә. Көнгә 2–3 мәртәбә кортын җыя. Әйтик, быел 23 көн вакыт киткән моңа. Бер төптән кортын, яфрактагы серкәсен санасаң, 180 корт чыга икән. Бер яфрактагы серкәләр 24–27гә җитә, ди. Аптырыйсы юк. Тәрбия булганга күрә Илүсә апаның бәрәңге уңышы да сөенерлек. Бәрәңгегә агу сипми. Бер чиләк суга уксус салып, миллек белән сыйпап чыга икән.

Бәрәңгене кайчан алырга?

Айгөл Габдрахманова, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җитештерү бүлеге җитәкчесе:

– Һәрбер сортның җитешү вакыты бар. Әгәр иртә өлгерә торган икән, 50–65 көндә алырга мөмкин. Апрельдә утыртканнар уңышны алды инде. Гадәти сортлар гадәттә өч айда өлгерә. Без 29 майда гына утырттык. Димәк, август ахырында гына казырга була. Яңгырлы һава торышы уйланырга мәҗбүр итә. Ни өчен дигәндә, черер дип куркам. Җирдә дым бик күп бит. Бакчага керү мөмкин түгел. Җитешсә, сабаклары саргая да башлый. Бу очракта мөмкинлеге булганнар казый башласа да ярый. Минзәлә якларында ике айлык норма яуган. Билгеле, анда әлегә алып булмый.

 

 

 

 


Фикер өстәү


9790