20 кило чәкчәк, дистәләгән тонна гуманитар йөк… Татарстан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм Лисичанскида яшәүчеләргә тагын ничек ярдәм итә?
Казан
Узган атнада Татарстан башкаласыннан гуманитар йөк төялгән чираттагы машина юлга чыкты. Россия Герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды карамагындагы «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлар төркеме әзерләгән әлеге ярдәм 1234 полк хәрбиләренә тапшырылачак.
Бу юлы алар якынча 2–3 тонна авырлыктагы йөк озатты. Анда полк өчен иң кирәкле бар нәрсә дә бар. Хәрбиләрнең күңелләрен күтәрер өчен балалар язган хатларны да салырга онытмаганнар. Гуманитар йөкне озатуда катнашкан Россия Герое Рәсим Баксиков хәрбиләрнең ул хатларны кадерләп саклавын сөйләде. «Аларны кулга алып уку дулкынландыра да хәтта. Күпләр аларны үзләре белән йөртә, кат-кат укый иде», – диде ул.
«Помощь СВОим Татарстан» волонтерлар төркеменә нигез салучы Фоат Галимуллин сүзләренә караганда, бу юлы җибәрелгән йөктә дрон детекторлары һәм генераторлар да бар.
– Без Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр янына йөрибез. Бу юлы кыйммәтле әйберләрдән дрон детекторлары һәм генераторлар ала алдык. Моннан тыш, ай саен хәрбиләргә шәхси гигиена әйберләре, газ баллоннары җибәрәбез, – дип сөйләде ул.
Чаллы
Автокалада яшәүче Мәдинә ханым Мөхәммәтҗанова бер төркем волонтер апалар белән хәрбиләр өчен чәкчәк әзерли. Күңел җылысын кушып әзерләгән әлеге татлы ризыкны алар алгы сызыктагы Ватан сакчыларына җибәрергә тели.
Әлеге эш белән Мәдинә Мөхәммәтҗанова 2022 елдан бирле шөгыльләнә. Шул вакыттан бирле махсус хәрби операция зонасына, аз да түгел, күп тә түгел, 180 кило чәкчәк җибәргән алар. «Өч абыем һәм ирем, армиядә чакта баллы ризык ашыйсы килә иде, дип сөйләгәч, егетләргә нәкъ менә чәкчәк әзерләп җибәрәсе иттем», – дип сөйләгән Мәдинә ханым «Татар-информ» журналистына.
Хәзерге вакытта ул берничә ханым белән бергә тагын 20 кило күчтәнәч әзерли. Бу кадәр чәкчәк әзерләү өчен 15 литр сыек май, 100 данә йомырка, 10 кило он китә икән. Иң мөһиме – җан җылыңны биреп әзерләргә кирәк.
Кукмара
Татарстан Лисичанскида яшәүчеләрне дә онытмый. Әйтик, узган атнада анда Кукмарадан 20 тоннадан артык төзелеш материаллары төялгән йөк машинасы килеп җитте. Гуманитар ярдәм район башлыгы Сергей Димитриев үзе илтә барды. Төзелеш материалларын җылылык сезоны башланыр алдыннан күпфатирлы йортларның түбәләрен алыштыру өчен кулланачаклар.
Чистай
Төзелеш материаллары төялгән йөк машинасын Чистай районыннан да озаттылар. Лисичанск шәһәренә район башлыгы Дмитрий Иванов үзе барган. Чистайдан килгән гуманитар йөктә су белән тәэмин итү системалары өчен комплектлау җайланмалары тутырылган иде. Бу материаллар шәһәрнең искергән суүткәргеч челтәрләрен яңарту өчен кирәк.