Тукай районының Бәтке авылындагы бер хуҗалыкта бәрәңге бакчасы җир астына убылып төшкән. Чокырның тирәнлеге 6–8 метр тирәсе. Әлеге урында су кайнап тора. Социаль челтәрдә әнә шундый видео таралды. Без әлеге җирлеккә шалтыратып, бәла-казаның булу-булмавына ачыклык керттек.
Бәтке җирлегендә 4 мең 600 тирәсе кеше яши. Видеода сүз Мәктәп урамы турында бара.
– Бездә бар да тыныч. Андый хәлнең булганы юк. Мәктәп урамында биш кенә йорт. Җиденче йорт бөтенләй юк. Авылның уртасында, ягъни мәктәп янында андый убылган җир күренми. Мин барысын да карадым. Бәткедә тәртип, – диде Тукай районының «Водоканал» оешмасы баш инженеры Альберт Әхмәтвәлиев.