Ияләште бер болыт: көн дә яңгыр ява. Шәһәрдә ул кәефкә генә тәэсир итсә, авылда – бар нәрсәгә дә. Бакчадагы бәрәңгеләр череп бетмәгәе, дип борчыла халык. Игенчеләргә дә эшне туктатып торырга туры килә. Әлеге явым-төшемнәрнең бакча һәм иген уңышына ни дәрәҗәдә зыян китерү-китермәве турында белгечләрдән сораштык. Киләсе көннәрдә нинди һава торышы көтәргә?
Минзәлә районының Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов әйтүенчә, районда ике ай буе яңгыр ява. Соңгы вакытта тагын да ешайган. Июль ае да явым-төшемнәргә бай булган. Атна ахырына кадәр районда яңгыр күрсәтә, ди.
– Быел кыш кар күп яуды. Юеш җәй шуның нәтиҗәсе инде, – ди Айрат Галимов. – Әлегә бәрәңге алучы кеше күренми. Бакчалар юеш. Резин итек белән батарлык түгел инде анысы. Бәрәңгеләр черергә мөмкин. Август башыннан бирле урак та тукталды. Яңгырлар уңыш җыярга ирек бирми. Кояш чыкса, комбайнчылар басуга чыгып китәр иде.
Әгерҗе районының Кадыбаш авылында яшәүче Гөлфидә Камалова да бәрәңге уңышы өчен кайгыра. Июльдә яңгырлар яумаган, аның каравы хәзер кирәген бирә. Туйдырып та җибәргән инде.
– Яңгырлар бәрәңгене черетмәгәе, дип борчылабыз. Иң зур проблема шул. Бәрәңгене өч бакча утырттык. Аннан башка булмый. Икмәк, ит, бәрәңге булса, яшибез, – ди Гөлфидә ханым.
Аның әйтүенчә, бакча җимеше дә быел әллә ни сөендерми. Карлыган да, алма да уңмаган. Язгы суыклар тәэсире дип уйлый ул. Әмма шул ук вакытта кемдер яхшы уңыш алган.
Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче бакчачы Морис Нәгыймов фикеренчә, яңгырларның зыяны ул кадәр зур түгел. Җир бик нык коры булган, шуңа күрә яңгырлар сеңә бара.
– Сентябрьдә бәрәңге алыр вакыт җитә. Яңгырлар туктагач, буразна төпләрен өеп җибәрсәгез, яхшы була. Аңа үсәр өчен су гына түгел, һава да кирәк. Башка яшелчәләргә зыяны юк. Шулай ук помидор төпләрен йомшартып чыгарга мөмкин, – ди бакчачы.
Аның бакчасында грушадан кала бар җиләк-җимеш тә уңган. Груша чәчәк аткан чакта кырау төшкән. Карлыган чыдам, чәчәкләре 7 градус суыкка кадәр бирешми икән. Чия бөтенләй хәйләкәр, ди. Аның чәчкәсе суыкта ачылмый торган. Шуңа булачак җимешләре сакланып калган да инде. Алма чәчәк атканда һава торышы әйбәт булган үзе.
Баулы районының Исергәп авылында яшәүче Нәсимә апа Фәйзуллина бакчасында карбыз-кавын үстерә. Тик быел уңыш алуы икеле.
– Карбызлар бик кечкенә, үсеп китә алмый. Кавыннарның кеше башы кадәре бар. Әмма һаман яшел килеш әле. Өлгерсен өчен җылы, кояшлы көннәр кирәк. Гел явып торгач, булмый шул. Алар су эчендә ята. Кавынын ашарбыз инде, әле вакыт бар. Ә менә карбыздан авыз итеп булмас, ахры. Җиләк-җимешләр әйбәт булды үзе, – ди Нәсимә Фәйзуллина.
Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИсх) бәрәңге селекциясе лабораториясе мөдире, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевскийның да фикерен сораштык.
– Әгәр бәрәңге гөмбә авыруларына каршы эшкәртү үтсә, моңа кадәрге яңгырларның бернинди куркынычы юк. Әлегәчә коры килде бит. Гөмбәчекләргә каршы шундый чаралар кирәк. Югыйсә фитофтороз барлыкка килергә мөмкин, – ди белгеч. – Быел бәрәңге соңрак җитешәчәк. Ни өчен дигәндә, майда кыраулар, суыклар булды. Бәрәңге ай ахырында утыртылды. Чәчәк ату да ике атнага калышты. Бәрәңге алуда – һәркемнең үз вакыты. Уңышы әйбәт икән, алырга була. Әмма кышка саклау өчен кабыгы ныгуы мөһим. Моның өчен сабагын чабып, ике атна көтәргә кирәк. Әгәр яшел килеш алсаң, билгеле, череячәк.
Уракчыларның кәефе ничек? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, яңгырларның уракны тоткарлаудан башка зыяны юк. 13 августка китерелгән мәгълүматларга караганда, республикада игеннәрнең өчтән бере җыеп алынган. Барлыгы 1344316 тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан алынган уңыш – 30,8 центнер.
– Комбайннар дүртенче көн инде басуда тик тора. Эш тукталды. Монда куркыныч әйбер юк. Яңгыр безнең район өчен тансык. Ни өчен дигәндә, июнь, июльдә яңгыр яумады. Апрель, былтыргы көзге дымнар, кышкы карлар белән иген үсте. Әле бит август уртасы гына. Шушы көннәрдә 40 миллиметр яңгыр яуды. Басуларда җирләр шартлап ярылган иде, хәзер шулар су белән тула. Җылы булса, печәннең тагын бер каты булыр. Уҗым (озимые) культураларын алып бетергән идек. Уңыш әйбәт чыкты. Яңгыр бит ул бәрәңгегә, игенгә генә түгел, бөтен дөньяга – куак-агачларга да кирәк, – ди Чүпрәле районының Чәке авыл җирлеге агрономы Илдар Усманов.
Халык синоптиклары фаразына ышансаң, яңгырлар 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Ә республика буенча гидрометеоүзәк нинди һава торышы вәгъдә итә? Аларның мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрми. Төньяк-көнбатыш һава агымнары исәбенә түбән температура сакланачак: төнлә +9дан +15кә, көндезге сәгатьләрдә +15тән +21 градуска кадәр. Бу чорда уртача тәүлек температурасы нормадан 3–4 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә. 17 августка кадәр республикада яңгырлы һава торышы сакланачак, әмма көчле явым-төшемнәр ихтималы аз.