Хәләл индустрия белән танышу, уртак проектлар, хезмәттәшлекне арттыру юлларын эзләү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Малайзиягә эшлекле сәфәр кылды.
ХӘЛӘЛ ЮЛ. Элемтәләрне киңәйтү өчен мөһим сәфәр. Татарстан Рәисе Малайзиягә эш сәфәренең максатын әнә шунда күрүен билгеләп үтте.
– Россия – Малайзия арасындагы мөнәсәбәтләр даими рәвештә югары дәрәҗәдә саклана. Малайзия – Россиянең ышанычлы партнеры, – диде ул. –Без Россия һәм Малайзия илләре җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне һәм багланышларны киңәйтүдә уңай шартлар тудыруы өчен рәхмәтле.
Рөстәм Миңнеханов Казанда ел саен оештырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы турында да телгә алды. Әйтергә кирәк, бу форум ислам дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзиянең хәләл индустриясен үстерү корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Сүз уңаеннан, бу корпорация Малайзиянең хәләл системасын көйләүче төп координатор булып тора.
– Бүген хәләл – азык-төлек кенә түгел, ә башка өлкәләрне дә үз эченә алган тулы бер система, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу косметика да, дарулар да, кунакханә эше дә, туризм да, ислам банкингы да. Без дә бу өлкәдәге дөнья тенденцияләреннән калышмыйбыз. Хәләл ул кеше сәламәтлеге өчен файдалы да, куркынычсыз да әле.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, ислам банкингын гамәлгә кертү бара.
– Юнәлешләр күп. Кайбер очракларда Малайзия безнең өчен үрнәк булып та тора, – диде ул.
ТАТАРСТАННЫКЫН САЙЛА. Россия белән Малайзияне ныклы дуслык җепләре, хөрмәт һәм ышаныч традицияләре бәйли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Короле солтан Ибраһим белән очрашу вакытында әйтте. Республика Рәисе ике дәүләт арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне арттырырга теләвен белдерде.
Ике як машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, IT индустрия, төзелеш өлкәләрендәге уртак проектлар юнәлешендә активрак эшләргә кирәген әйтте. Шул ук вакытта Малайзиянең БРИКС саммитына кушылу нияте мәсьәләләре аерым каралды. Искәртеп үтик: саммит Казанда октябрь аенда узачак.
Эшлекле очрашуларын дәвам иттереп, Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы министры Мөхәммәт Сабу белән күреште. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Малайзиягә авыл хуҗалыгы продукциясен китерергә әзер. Май аенда шушы ведомство делегациясе Казанга килгән иде.
Рәис һәм министр авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Рәисе республиканың агросәнәгать комплексы халыкны төп продукция төрләре белән тулысынча тәэмин итүен сөйләде. Россия Федерациясе субъектлары арасында республика сөт җитештерү буенча беренче урында, терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча беренче «унлыкта» санала.
Сүз уңаеннан, эш сәфәре кысасында Рәис Малайзия бизнесменнарына Татарстан йөк машиналарын, вертолетларны, компрессорларын, шиннарын һәм нефть химиясе продукциясен тәкъдим итте.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән дә күреште. Рәис сүзләренчә, республика Малайзиянең кайбер регионнары, аерым алганда, Джохор һәм Саравак штатлары белән эшлекле элемтәдә тора.
Белешмә өчен
* Хәзерге вакытта Малайзиянең төп җитештерү тармаклары: химия, азык-төлек, резин-техника сәнәгате, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, электрон продукция җитештерү.
* Малайзия эчке тулай продуктның тотрыклы үсеше темплары буенча дөньяда алдынгылар рәтенә керә. Ул – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең бөтен төбәгендә нефть һәм сыекландырылган табигый газның иң зур экспортерларының берсе. Моннан тыш электрон чиплар җитештерү буенча да ул дөньяда беренче урында тора.
САН
ТатарстанбеләнМалайзияарасында товар әйләнеше2023 елда 5,5 тапкыр артып, 61 млн долларга җитте.