Бу көннәрдә сырхауланып алдым әле. Табиблар: «Сездә вируслы инфекция», – диделәр. Пандемия чорындагы кебек өйдән борын гына чыгарып ятам. Кеше арасына чыксам, берәрсенә зәхмәт йоктырудан куркам – ярый әле бездә вируслы авырулардан дәвалану өчен берсеннән-берсе әйбәт, берсеннән-берсе кыйбат дарулар бар. Сәламәтлек өчен акча жәлләп тору юк бит инде, төймә даруларны учлап-учлап дигәндәй эчәм.
Шөкер, бер атна дигәндә аякка бастым, урамга чыга башладым. Өйдә телевизор карап та гарык булдым. Франциядә барган Олимпия уеннарын күрсәтсәләр, экран каршында көннәр буе утырыр идек. Андый дәрәҗәдәге спорт ярышларын карарга бик яратам. Хәтта Россия спортчыларын катнаштырмасалар да, экраннан күзне алмый утырырга риза. Дөрес, Парижны, андагы хәлләрне Олимпия уеннары башланганчы ук күрсәтә башлаганнар иде. Әмма бар сөйләгәннәре, бар күрсәткәннәре Олимпиада хуҗаларын, Парижны тәнкыйтьләү генә. Баштарак күңелгә, безнекеләр уеннарга катнаштырмаган өчен бик үпкәләгән, ахры, шуңа күрә тырнак астыннан кер эзлиләрдер, нүжәли, Сена елгасы шул хәтле шакшы, Париж урамнары, метролар пычрак икән, дигән уйлар кергән иде.
Беркөнне күптәнге дустым, фикердәшем, запастагы полковник Рөстәм Гомәров хәл белешеп шалтырата. «Хәлләр әйбәт үзе, тик менә Парижда хәлләр хөрти икән бит!» – дидем.
– Анда кайчан яхшы булганы бар? – дип куймасынмы Рөстәм дус. Баштарак мин ялгыш ишеттемме, әллә ул ялгыш әйттеме, дип уйлаган идем. Әмма сүзләрен дәлилли-дәлилли сөйләгәч, аңа каршы берни дә әйтә алмадым.
«Таттелеком»да эшләгәндә аны Франциягә тәҗрибә уртаклашырга җибәргән булганнар. 2016 ел бу. Франциядә булып кайткан кешеләрдән: «О, Париж!» – дигән сүзләрне еш ишетәбез бит инде. Парижны аркылыга-буйга дигәндәй йөргән Рөстәм андагы пычраклыкка шаккаткан. «Ул Сена елгасы сыек шоколад төсендә иде, нинди шакшы бар – барысы да Сена суында йөзә иде», – ди ул.
Димәк, телевизордан күрсәтүләре дөрес, андый суда йөзү буенча ярышлар уздыру да куркыныч, теләсә нинди вирус эләктерүең бар. Әйтәм аны Президентлары Эммануэль Макрон Сенада йөзеп күрсәтмәде, юкса бөтен халык алдында вәгъдә биргән иде. Курыкты, берәр вирус эләктермәгәем дип шикләнде.
Рөстәм Гомәров беркайчан да ялган сөйләми, үзе күрмәгән нәрсәләр турында гомумән авыз ачмый ул. Ә менә Париждагы шакшылык, метроларның пычраклыгы, урамнарда хәерчеләрнең күп булуы турында авыз тутырып сөйләде. «Анда барган туристлар ни өчен: «О-о… Париж!» – дип шаккатып кайта. Чөнки алар өчен төзелгән маршрутка шәһәрнең иң кәттә урыннары гына кертелә», – ди Рөстәм.
Үзем бармасам да, дөньяның иң гүзәл шәһәре саналган Париждан күңелем кайтты. Быелгы олимпиячеләр арасында ни ир, ни хатын булганнарның шактый икәне турында сөйләгәннәрен тыңлагач, гомумән, шып итеп артыма утырдым. Дөрес булса, җенесләре буталган спортчылар 79 ди. Кая бара бу дөнья, нинди вирус йоктырган? Иң сәере, безне демократик принциплар буенча яшәргә өйрәткән илләр үзләре авыру һәм дәваланырга җыенмыйлар да. Үземдәге вирустан бер атна эчендә котылуыма шатланып бетә алмыйм. Ә бүгенге дөньяга тәмам «кеше булыр» өчен күпме вакыт кирәк булыр икән?
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat