«Халык өчен шәп түгел бу вазгыять, ләкин кая барасың…»

Россия Үзәк банкы долларның һәм евроның рәсми курсын күтәрде. Доллар – 1,96, евро 1,5 сумга кыйммәтләнде. Сумның ныгуы ил бюджеты өчен зыянлы, чөнки чит илгә сатылган товарлардан салым аз керә. Экспортчылар өчен дә долларның кыйммәт йөрүе кирәк. Валюта курслары түбәнәйсә, аларның да табышы кими һәм зыянга эшли башлыйлар. Шуңа күрә бюджет тишеге зурая башласа, Финанс министрлыгы чит ил валюталарын кыйммәтләндерү өчен ашыгыч чаралар күрә. Халык өчен шәп түгел бу вазгыять, ләкин кая барасың… Валюта белән биржа сәүдәсе тыелганлыктан, хәзер долларның чын кыйммәтен билгеләү кыен. Кайбер белгечләр валюта курсын банан бәясе белән исәпләргә тәкъдим итә. Россиядә бананның килосы һәрвакыт бер доллар йөри. Бүген аның кибетләрдәге бәясе 120–160 сум. Болай үзе банкларда рәсми курска якын булган бәядән валюта сатып алу кыен түгел. Димәк, чит илгә чыгасың булса, рәсми курсның түбән торуы синең файдага. Хәзер доллар акча саклау инструменты булудан туктады, шуңа күрә кешеләр аңа кызыкмый.

Импорт товарларның кыйммәтләнүе валюта курсыннан бигрәк тышкы сәүдәнең кыенлашуына бәйле. Соңгы бер елга якын вакыт эчендә чит ил автомобильләре ике тапкыр диярлек кыйммәтләнгән. Әмма бәядә доллар курсыннан бигрәк, утиль җыем күләме арту мөһимрәк роль уйный.

Россия матбугаты Кытайга акча күчерүнең кыенлашуы, хәтта бөтенләй тукталуы турында шау-шу кубара. «Известия» газетасы, мәсәлән, Кытайның төбәк банкларының да Россиядән акча кабул итмәвен хәбәр итә. Зур банклар Америка санкциясеннән куркып ике ил арасында акча алышуны күптән туктатты инде. Хәзер кечкенә банклар да тәртәне кире бора. Әмма шунысы кызык: ике ил арасында сәүдә тукталмый. Кыенлыклар бар, кытай товарларын китертү кыйммәткәрәк төшә, ләкин сәүдә итешү өчен юллар барыбер табыла. Соңгы көннәрдә бартер белән сәүдә итү куәт ала, диләр. Криптовалюталар белән түләү дә чәчәк ата. Арадашчылар аша акча йөртү дә дәвам итә. Соңгы көннәрдә генә Архангельск шәһәренә яңа маршрут – «Арктик экспресс №1» аша сәүдә корабы килде. Ул халык куллануы товарлары төягән. Кытайлар белән генә түгел, хәтта көнбатышлылар белән дә тыелган сәүдә бара. Россия нефте ЕСның нефть терминалларына килә, дип чаң суга Көнбатыш ресурслары.

 

 

 


Фикер өстәү