Августта республикада яшәүчеләр җәйге һава торышының кире кайтуына исәп тота алмаячак. Бу хакта “Татар-информ” “ТНВ” мәгълүматларына таянып яза.
Гидрометеоүзәкнең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, хәзерге вакытта төбәк – илнең Европа өлеше күпчелек территориясен биләгән циклон үзәгендә. Төньяк-көнбатыштан һава агымы үтеп керү сәбәпле, һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк.
Шул ук вакытта көн саен коеп яңгыр ява. Казанда ярты айдан кимрәк вакыт эчендә норманың 60 проценты яуган, Кайбыч районында исә явым-төшем күләме нормадан 2,5 тапкыр артып киткән. Шул сәбәпле, Татарстан башкаласы урамнарын берничә тапкыр су басты, кибетләргә зыян килде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кыен: ашлык җыю 10 көнгә соңара инде.
“Августта һава температурасының нормадан түбәнрәк булуы көтелә. Шулай да явым-төшем нормага якын булачак. Якындагы көннәрдә дә яңгырлы салкынча һава саклана”, – дигән КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.