Парлы булу бәхетме?

Россиядә ялгыз яшәүне матди яктан отышсыз итәргә кирәк! Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая шундый тәкьдим белән чыккан. Депутат фикеренчә, Россиядә аерылышучылар саны гаилә коручыларга караганда 3 процентка артыграк һәм бу вазгыятьне үзгәртү өчен парлы тормышның дәрәҗәсен арттырырга кирәк.

«Бүген ялгыз яшәү кыйммәткә төшә. Шул ук ипотеканы гына алыйк. Ялгыз кеше аны 20 процент белән, ә өйләнеп-кияүгә чыгып, баласы туа икән, 6 процентлы ставка белән алырга мөмкин. Адым саен әнә шундый ялгыз яшәү отышлы булмаслык шартлар тудырырга кирәк. Кеше гаилә корырга омтылсын», – дигән Буцкая. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Яшерен-батырын түгел: бүген күп кенә парлар пособие алу өчен аерылыша, әмма бергә яшәвен дәвам итә. Гаилә таркалу очраклары арту, иң беренче чиратта, әнә шуңа бәйле. Безнең халыкны алай гына куркытам димә! Ялгызлар очрагында да, аларга карата нинди генә чикләү-кыенлыклар кертелсә дә, аларны урап узу юлларын табачаклар. Матди яктан караганда, ялгыз яшәү җиңелрәк, билгеле. Чыгымнар да, җаваплылык та азрак. Әмма кемнең ничек яшисен депутатлар түгел, кеше үзе хәл итәргә тиеш.

Артур Фәләхов, «Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте алып баручысы:

– Депутат фикере белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Ипотека мәсьәләсендә, әйе, гаилә корган, баласы туган кешегә сизелерлек аз процентлы ставка белән фатир алу мөмкинлеге бирелә. Ләкин бөтен кешегә дә ипотека кирәкми. Гаиләле кешенең бит матди чыгымнары, мәшәкатьләре бермә-бер арта. Ә ялгыз булса, ул үзе өчен генә яши, башкалар өчен борчыласы юк. «Адым саен ялгыз яшәү отышлы булмаслык шартлар тудырырга кирәк» дигән сүз белән бөтенләй килешеп булмый. Кешене гаилә корырга мәҗбүр итәргә ярамый, кеше үзе теләгәнчә яшәргә хаклы. Кеше ялгыз тормышка кызыкмасын, гаилә корырга тырышсын өчен аңа һәрдаим ялгызлыкның минусларын, гаиләле тормышның отышлы булуын аңлатып торырга кирәк. Әйтик, әти-әни балага кечкенәдән үк үз үрнәгендә гаиләле тормышның өстенлекләрен күрсәтергә тиеш. Һәм бу очракта да, «вакытында» дигән сүз дә урынсыз дип исәплим. Чөнки һәр нәрсәнең – үз вакыты. Гаилә кору мәсьәләсендә дә! Кемдер гаиләне тәэмин итәрлек матди бөтенлеккә, билгеле бер карьера югарылыгына ирешкәнен көтә, ә кемдер әле тормыш нечкәлекләрен аңлап ук бетермәгән «юләр яшьлек» чорында ук гаилә кора.

Ләйсән Шәяхмәтова, күп бала анасы (Азнакай районының Тымытык авылы):

– Гаилә күбрәк чыгымнар таләп итә, билгеле. Тормыш ипотека белән генә чикләнми бит, башка ихтыяҗлар да бар. Шул ук вакытта гаиләң булу – зур бәхет, куаныч та. Депутатлар ялгызларга күптән ау ачты бит инде. Бу тәкъдим дә – шуның бер мисалы. Бер тотынгач, аларны тынычлыкта калдырмаслар инде. Башта ялгызлык өчен, аннары фәлән яшькә кадәр бала тапмаган өчен салым кертерләр. Шуңа таба барабыз бугай инде.

Рузилә Мөхәммәтова, фельдшер (Саба районының Олы Шыңар авылы):

– Ялгызыма гына акча җиткереп булмый, дип өйләнү-кияүгә чыгу дөрес түгел инде ул. Парлы тормыш итү җиңелрәк, билгеле. Әмма ниндидер матди кыенлыклар белән генә кешене гаиләле булырга этәрү – зур хата. Һәркемнең үз башы һәм сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Хәзерге яшьләр бөтенләй башка. Аларга яшәү, эшләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган һәм алар шуннан файдаланып калырга тырыша. Аларның башын юк белән бутарга кирәкми. Гаилә коручыларның күбрәк булуын теләсәләр, яшьләргә танышу-кавышу өчен уңайлы шартлар булдырсыннар. Бигрәк тә авыл җирендә. Әйтик, берничә авылдан бер яшь аралыгындагы егет-кызларны бер урынга җыеп, алар өчен берәр кызыклы чара оештырырга була. Шунда алар танышып, дуслашып та китәргә мөмкин бит.

Алсу Таҗиева, психолог:

– Бездә кешене гел ниндидер тыю-чикләүләр белән тәрбияләргә азапланалар. Ә тормыш моның шулкадәр файдасыз, нәтиҗәсез юл икәнен исбатлап кына тора. Яхшы нияттән эшләнгән күп гамәлләр еш кына, киресенчә, кешегә зыян гына сала. Шул ук абортларны гына алыйк. Бала төшертүне тулысынча тыйган илләрдә, «идән астында» аборт ясаулар, хатын-кызлар арасында үлем-китем очраклары арта. Шуңа күрә ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен камчы урынына, перәннек ысулын кулланырга кирәк. Кеше чарасызлыктан, акчасызлыктан, ниндидер матди файданы уйлап түгел, ә нәкъ янәшәдәге күркәм гаиләләр кебек бәхетле, парлы буласы килгәнгә күрә өйләнергә, кияүгә чыгарга тиеш. Шуңа күрә парлы тормышны популярлаштыру өчен үрнәк булырдай гаиләләрне танытырга, алар белән күбрәк таныштырырга кирәк.

 

 


Фикер өстәү


9790