Татарстанда ипотека кредитын алучылар 74 процентка кимегән

Июль аенда Татарстан ипотека кредиты бирү буенча Россиядә бишенче урынга чыккан. Төбәгебездә бер ай эчендә барлыгы 8,75 миллиард сумга 2,35 мең кредит алынган (кредитның уртача күләме – 3,77 миллион сум). Шул ук вакытта республикада мондый алыш-бирешләрнең кискен төстә кимүе күзәтелә. Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, июнь ае белән чагыштырганда, ипотека кредитын бирү 74 процентка кимегән.

Гомумән, бөтен ил буенча шундый хәл күзәтелә. Ташламалы дәүләт программаларының бер өлеше төгәлләнүгә бәйле бу. Июль аенда Россия банклары барлыгы 75,44 мең ипотека кредиты (292,06 миллиард сумлык) биргән. Узган елдагы белән чагыштырганда, ипотека бирү 57 процентка кимегән.
Узган айда Мәскәү ипотека кредитын бирү буенча беренче урынга чыккан (барлыгы 36,7 миллиард сумга 5,09 мең ипотека бирелгән). Бу – алдагы айдагыга караганда 65 процентка кимрәк. Мәскәү өлкәсе – икенче (барлыгы 20,96 миллиард сумга 4,01 мең кредит: июнь аендагыдан 68 процентка кимрәк). Санкт-Петербург өченче урынга чыккан (15,7 миллиард сумга 2,94 мең кредит: 68 процентка кимрәк).


Фикер өстәү


9790