Татарстан Яшьләр торак конкурсына гаризалар кабул итү башланган

Татарстанның Яшьләр торак конкурсына гаризалар кабул итү башланган. Алар 6 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсендә төбәгебездәге яшьләр активистларына 7 процентлы ташламалы ипотека белән фатир алу мөмкинлеге ачыла. Бу хакта яшьләр эшләре министры Денис Лулаков сөйләп үткән.

“Без үткәргән социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшьләрне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе – торак шартларын яхшырту. Яшьләр торак конкурсы моныгамәлгә ашыруга зур этәргеч бирә. Ул иҗади һәм социаль актив яшьләрне Татарстанда калдыруга ярдәм итүнең бер ысулына әйләнде”, – дип билгеләп үткән Лулаков.

Яшьләр торак конкурсының төп үзенчәлеге шунда: анда катнашучыга гаиләле булу мәҗбүри түгел. Активист булса һәм яшьләр сәясәтендәге уңышлары турында портфолио тапшырса, шул җитә.

Конкурс кысасында һәр ел саен 50гә якын фатир уйнатыла. Аны үткәрү дәверендә республиканың 23 шәһәреннән 440 кеше яңа тораклы булган инде. Шартларына килгәндә, конкурста катнашучыга 6 октябрьгә кадәр электрон гариза (анкета, паспорт күчермәсеннән –2 нче һәм 7 нче битләре – торган), портфолио (күп дигәндә 20 битлек) һәм тагын кайбер документлар тапшырырга кирәк. Җиңүчеләргә беренчел кертем сыйфатында фатирның 10 процентын түләү шарт.

Гариза тапшыру кампаниясеннән соң конкурс комиссиясе катнашучыларның мәгълүматларын тикшерәчәк. 11-15 гыйнварда җиңүчеләр билгеләнәчәк.


Фикер өстәү


9790