Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә бәреп керүе сәбәпле йөзләрчә кеше зыян күргән, дистәләрчә мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Хәзер алар – вакытлыча урнаштыру пунктларында.
Республика Рәисе башлангычын Рәис администрациясе, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппараты хезмәткәрләре дә хуплаган. Алар бер көнлек хезмәт хакын зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә күчерәчәк.
“Татарстан Республикасында яшәүчеләр ватандашларыбыз фаҗигасен бик авыр кичерә. Россия һәрвакыт игелеклелек һәм үзара ярдәмләшү традицияләре белән аерылып торды. Барлык конфессияләр һәм милләт вәкилләренең күңеле изгелеккә тартыла. Бергә булыйк! Авыр минутларда игътибарыбызга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итик!” – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Республикада Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен счет ачылган.
Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
В назначении платежа следует указать: «Помощь жителям Курской области».