Украина кораллы көчләре 11 августка кадәр Курчатов шәһәрендәге Курск атом электр станциясен алмакчы булган. Бу хакта “Әхмәт” спецназ командиры генерал-майор Апты Алаудинов сөйләп үткән, дип яза “РИА Новости”.
Аның әйтүенчә, Киев Курчатов шәһәрендәге АЭСны алганнан соң, Россия белән сөйләшүләр башлап, ультиматум куярга җыенган. Әмма Украина гаскәрләре Курск өлкәсендәге хәрби бурычларын үти алмаган. Дошман техникасының күбесе юк ителгән, дип белдергән “Ахмат” командиры.
Кичә Алаудинов белдергәнчә, Курск өлкәсендәге хәлләр Россия кораллы көчләре контролендә: дошман басып алган торак пунктлардан кысрыклап чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез: Украина кораллы көчләре бер атна элек Курс өлкәсенең чик буе авылларына, шул исәптән Суджа шәһәренә бәреп кергән. Төбәктә федераль әһәмияттәге гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Соңрак 3 чик буе төбәгендә – Курск, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә террорчылыкка каршы операция режимы (КТО) гамәлгә кертелгән.
Өлкә губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирнов әйтүенчә, Курск өлкәсенең 28 торак пункты – Украина кораллы көчләре контролендә. Аларда яшәүче 2 меңгә якын кешенең язмышы билгесез.