«Алтын мөнбәр» кинофестивале фильмнары түләүле булачак

6-11 сентябрь көннәрендә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак. Быелгы фестивальгә дөньяның 47 иленнән 814 гариза килгән, ә программага 27 илдән 51 фильм кергән. Бу хакта кинофестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Быел фестиваль атамасын үзгәртте. Оештыручылар аның тарихи атамасын кайтарды. Искәртеп үтик, 2004 елда әлеге чара “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кинофестивале” атамасы астында уздырыла башлый. 2009 елда ул “Казан мөселман кинофестивале” дип үзгәртелә. Быелдан исә ул – “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивале.

Быелгы фестивальдә нинди фильмнар күрербез? “2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүен дә онытмадык. Быелгы фестиваль программасында гаилә тематикасына багышланган фильмнар күп булачак”, – дип сөйләде Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова.

Фестиваль эчтәлегенә тагын бер мөһим дата – Татарстан киносының 100 еллыгы йогынты ясаячак.

Быел XX мәртәбә узачак фестивальнең төп яңалыкларының берсе – конкурс программасына кергән фильмнарның түләүле булуы. “Татаркино” җитәкчесе, фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, показларны түләүле иткән очракта, тамашачылар санын көйләп булачак. “Билет бәясе нибары 200 сум булачак. Фестиваль фильмнары өчен бу зур сумма түгел. Моннан тыш, кайбер очрашулар да түләүле булачак”, – диде ул.

Фестиваль кысасында фильмнар “Мир” һәм “Родина” кинотеатрларында, шулай ук Казан Кремленең Кабул итү урыннарында (Присутственные места) ачык һавада күрсәтеләчәк


Фикер өстәү