«Безнең халыкның канында ул». Татарстан Курск өлкәсенә ярдәм җибәрде

Азык-төлек, дару, кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы, төзелеш материаллары. Татарстаннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә 4 йөк машинасына төяп, 60 тонна ярдәм җибәрделәр.

Билгеле булганча, Украина хәрбиләре Курск өлкәсенең чик буе районнарына 6 август иртәсендә һөҗүм итте. Тыныч халык арасында һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Берничә мең кешене башка урынга күчерергә туры килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнада Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрергә кушты.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте белән белән берлектә бу эшне республиканың төрле районнары һәм шәһәрләрендә оештырдылар. Җыелган ярдәмне Казанга алып килеп, йөкне Курск өлкәсенә озаттылар. «Кеше хәленә керү, кайгырту һәм теләктәшлек – бу эшнең асылы әнә шул. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан, авыр хәлдә калган кешеләрне кайгыртучыларга зур рәхмәт», – диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Гуманитар йөкне озата баручылар арасында республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та бар. Сүз уңаеннан, ул хезмәттәшләре белән Курскида яшәүче берничә гаиләгә суыткыч сатып алган. Ярдәм җыюда битараф булмаган һәркем – олысы һәм кечесе, бизнес әһелләре, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар катнашты. Бу эш дәвам итә. Алдагы көннәрдә тагын гуманитар йөк озаталар.

– Татарстан халкы чираттагы тапкыр бердәм булуын, уртак кайгыга битараф түгеллеген күрсәтте. Безнең хәрәкәтнең бу эштә тәҗрибәсе зур, коронавирус пандемиясе вакытында ук тупланган волонтерлар командасы бар, – ди «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

Аның әйтүенчә, ярдәм китерүчеләр арасында Курск өлкәсендә туганнары яшәгән кешеләр дә бар.

– Татарстанлылар бу эшкә бөтен күңелен биреп кушылды. Ярдәм итү –  безнең халыкның канында ул. Кием-салым, азык-төлек китерәләр, бөтенесе иңгә иң куеп, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Мондый авырлыклар безне берләштерә, – дип сөйләде ул.

Казанның Вишневский урамында урнашкан ярдәм җыю пунктында 1,5 тонна тирәсе гуманитар ярдәм җыелган.

– Әлбәттә, читтә кала алмадык. Ярдәмне бөтен республика белән җыябыз. Максатыбыз – Курск өлкәсендә яшәүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк уңайлыклар булдыру. Тиз бозылмый торган азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, техника, генераторлар, медицина препаратлары җибәрдек, – ди «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Анна Мөбарәкшина. – Курск өлкәсеннән беренче чиратта кирәк булган әйберләр исемлеген алдык. Битараф булмаган кешеләр үзләре кирәк дип санаганны китерде. Безгә предприятиеләр, эшкуарлар, иҗтимагый оешмалар, уку йортлары да кушылды. Гуманитар ярдәм китергән кешеләр: «Без барыбыз да – бер зур гаилә», – ди. Шуңа күрә ярдәм итү, чыннан да, мөһим.

 

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә зыян күргән кешеләргә ярдәм өчен күчерде. Рәис Администрациясе, Дәүләт Советы Аппараты һәм Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре дә республика башлыгыннан үрнәк алды. Акча күчерүләр арасында район хакимиятләрендә эшләүчеләр, депутатлар бар. «Татарстан халкы ватандашларыбыз белән булган фаҗигане авыр кичерә. Россия һәрвакыт шәфкатьлелек һәм үзара ярдәм итешү традицияләре белән дан тотты. Бу барлык конфессияләр һәм милләтләрнең йөрәгендә чагылыш таба. Бергә булыйк. Авыр минутларда безнең игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итик», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә акча җыю өчен махсус счет ачылды.

РЕКВИЗИТЛАР

Расчетный счет в рублях

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «Помощь жителям Курской области»

Тулырак мәгълүматны 8 (843) 528-29-00 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

ФОТО: realnoevremya.ru/Динар Фатыхов

 


Фикер өстәү