Татарстан делегациясе Малайзиягә эш визиты белән килде

Татарстан Республикасы делегациясе Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәренә килде. Бу сәфәр кылу мөмкинлеге “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты ярдәмендә ачылды, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Делегациягә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә. Малайзиянең хәләл индустрияне үстерү корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре һәм дәүләт башлыгы Ибраһим Исмаил белән очрашулар узган.

Әңгәмә барышында билгеләп үтелгәнчә, машина төзү, төзелеш, авыл хуҗалыгы, ИТ-индустрия өлкәләрендә уртак инвестиция проектлары буенча ныграк эшләргә кирәк.
“Төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсенә игътибарлы булган өчен ике ил җитәкчелегенә рәхмәтлебез”, – дигән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Малайзия асылда электрон продукция һәм электр техникасы продукциясе җитештерә, химия, азык-төлек, резина-техника һәм файдалы казылма чыгару сәнәгате, металл эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
“Халыкара корпорация һәм экспорт” илкүләм проекты Россиядә җитештерелгән товарларны экспортлауны үстерү һәм яңа икътисадый элемтәләр коруга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү


9790