Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы Усад авылының “Инноватика” күп профильле лицеенда укучыларга портфельләр тапшырды. Шулай итеп, беренче сыйныфка баручы 20 бала букчалы булды. Чара “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика хәйрия акциясе кысасында узды.
“Бик изге һәм әйбәт традиция бу. Республикада һәр ел саен әлеге чараны уздырып киләбез”, – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан карамагындагы Лисичанск шәһәре балаларына да ярдәм ителәчәген билгеләп үтте.
“Бүген исә әлеге искитмәле мәктәп укучыларына портфельләр тапшырабыз. Балалар белән үзебез дә бу вакыйгага сөенәбез”, – дип басым ясап әйтте ул.
Татарстан Рәисе чыгышы азагында балаларга укуларында уңышлар теләде.
Чарада мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
“Инноватика” күп профильле лицеенда 1 мең бала белем ала. Мәктәптә 45 сыйныф булдырылган. Укытуның төп юнәлешләре – табигать фәннәре, технологик, гуманитар, универсаль, инженерлык профильләре, IT.
Исегезгә төшерәбез: “Мәктәпкә җыенырга булыш!” Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле, “Бердәм Россия” партиясе һәм Республика хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советы башлангычында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырылып килә. Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шушы вакыт эчендә мохтаҗ гаиләләрдән 237 меңнән артыграк беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтелгән (барлыгы 333,8 миллион сумнан артыграк күләмдә).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat