Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән — 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.
Очрашу август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов балаларны имтиханнардагы уңышлары белән котлады, шулай ук укучыларның ата-аналарына һәм укытучыларга рәхмәт белдерде. «Сезнең белән очрашу бик күңелле. Сез зур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән бик горурланабыз! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сезнең әти-әниләрегез һәм остазларыгыз мондый югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керттеләр», — дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул кайбер чыгарылыш укучыларының Мәскәү һәм Питербург югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәген билгеләп үтте. Шул ук вакытта Татарстан талантлы белгечләрне кире республикага кайтару өчен барысын да эшләячәк. «Әлбәттә, без сезнең Татарстан университетларын сайлавыгызны телибез. Тик бу сезнең сайлау. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта якташларыбыз бик күп белем ала. Ләкин сез нинди югары уку йортын сайласагыз да — иң мөһиме — республика белән элемтәләрне саклап калу. Татарстанда сезгә һәрвакыт шат булачаклар. Мондый талантлы егетләр безгә һичшиксез кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. Быел Татарстанда БДИ нәтиҗәләре буенча йөз балл җыючылар саны сизелерлек артты. Бер фәннән 100 баллны 320 чыгарылыш сыйныф укучысы алды, ике фәннән 200 баллны 20 чыгарылыш сыйныф укучысы алды. Өч елга беренче тапкыр ике чыгарылыш сыйныф укучысы өч имтихан нәтиҗәләре буенча 300 балл җыйды. Алар — Әлмәтнең 20 нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Князева һәм Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Романенко.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat