Иске түгел яңа – өтерне кая куйсаң да була. Соңгы елларда Казан халыкара мөселман киносы фестивале буларак танылган кино бәйрәме быелдан «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале» дип аталачак. 20 нче мәртәбә узачак фестивальдә тагын нинди яңалыклар көтелә?
Тарихка күз салсак, 2004 елда «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман кинофестивале» атамасы белән уздырыла башлаган чара 2009 елда «Казан мөселман кинофестивале» дип үзгәртелгән иде. Яңа атамадан «мөселман» сүзе төшеп калды, «Алтын мөнбәр» дигәне өстәлде.
Әмма исем үзгәрүдән җисем үзгәрмәячәк. «Татаркино» җитәкчесе, фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләре белән әйтсәк, әлеге атама фестивальнең асылына салынган традицияләрне һәм кыйммәтләрне чагылдыра: «алтын» – киң мәгънәдә тиңе булмаган дигәнне аңлатса, ә мөнбәр ул – мәчеттә вәгазь уку урыны. Ягъни «мөселман» сүзенең төшеп калуы кинофестивальнең эчтәлегенә йогынты ясамаячак.
Быелгы фестивальдә нинди фильмнар күрербез? Сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева сүзләренчә, фильмнар төрле, ләкин аларның барысы да «әхлакый тынгысызлык киносы» тематикасына туры килә.
– Бу – «җепшеклек» чорында һәм Европа киносында яңарыш вакытында барлыкка килгән жанр. Бүген ул онытылган диярлек. Без әлеге темага туры килгән кинокартиналарны сайлап алырга тырыштык. Хәзер ул аеруча актуаль, чөнки без шактый катлаулы чорда яшибез. Андый чакта үз йөзеңне югалтмау һәм әхлакый принципларыңа тугры калу мөһим, – дип сөйләде ул.
Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова фестиваль эчтәлегенә 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүе һәм Татарстан киносының 100 еллыгы да йогынты ясавын әйтте.
Үзебезнекеләр ниләр күрсәтер соң? Фестиваль программасына кергән татар фильмнарын күргәч, сөенергә дә, көенергә дә белмәдек. Быел «Тулы метражлы уен фильмнары» номинациясендә режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы», «Документаль фильмнар» номинациясендә Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» кинокартиналары, «Анимацион фильмнар» номинациясендә Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» картинасы катнаша. Чагыштыру өчен, узган ел төп программага – дүрт фильм, милли программага 12 фильм кергән иде. Хәер, саны кимрәк булса да, бәлки быел сыйфатка басым ясалгандыр – монысын инде фильмнарны үз күзебез белән күргәч әйтербез.
Быел 20 нче мәртәбә узачак фестивальнең төп яңалыкларының берсе – конкурс программасына кергән фильмнарның түләүле булуы. Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, шул рәвешле тамашачылар санын көйләү җиңелрәк булачак.
– Билет бәясе нибары 200 сум. Фестиваль фильмнары өчен бу зур сумма түгел. Моннан тыш, кайбер очрашулар да түләүле булачак, – диде ул.
Фильмнар «Мир» һәм «Родина» кинотеатрларында, шулай ук Казан Кремленең кешеләр җыела торган урыннарында (присутственные места) ачык һавада күрсәтеләчәк. Киң җәмәгатьчелекнең күңелен исә танылган төрек актерларын чакырып күрмәкчеләр.
«Алтын мөнбәр» – саннарда
– Кинофестиваль 6 көн дәвамында – 6–11 сентябрь көннәрендә барачак.
– Быелгы фестивальгә дөньяның 47 иленнән 814 гариза килгән, ә конкурс программасына 27 илдән 51 фильм кергән.
– Татарстан турында төшерелгән фильмнар өчен махсус булдырылган «Милли конкурс» номинациясендә быел 11 кинокартина катнаша.
– Фестиваль көннәрендә барлыгы 141 фильм күрсәтеләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat