Мәгълүм булганча, Татарстан башкаласы октябрь аенда БРИКС саммитын кабул итәчәк. Чара 22–24 октябрь көннәренә билгеләнгән. Хәзерге вакытта әлеге берләшмәгә ун дәүләт керә: Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы.
Уңайлы булсын
Әзерлек эшләре бүген генә башланмады, билгеле. Казан инде күптәннән һәм төрле яклап барысы да югары дәрәҗәдә узсын өчен көч түгә. Сәбәбе дә юк түгел: БРИКС илләре саммитына 20 меңләп дәрәҗәле кунак көтәләр. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, өч көн дәвамында шәһәр әле бу кадәр кешене берьюлы бер тапкыр да кабул иткәне юк. Ул кунакчыллык тармагындагы вазгыятьне шушы көннәрдә шәхсән тикшерде.
– Кунаклар өчен 70 төрле урнашу урыны каралган, шуларның 53е – Казан кунакханәләре, – диде мэр. – Атна саен без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча саммитка әзерлек буенча оештыру штабы утырышын уздырабыз. Барысын да, кем әйтмешли, үз аякларыбыз белән тикшерәбез. Хәзер кунакханәләрдә төзелеш, бизәү эшләре бара, өстәмә төзекләндерү эшләре дәвам итә. 37 кунакханә кунакларны кабул итәргә әзер. Калганнарында исә эшләр 1 ай эчендә тәмамланырга тиеш.
БРИКС саммитында катнашучы илләрнең делегацияләрен 25 кунакханәгә урнаштырырга ниятлиләр. Озатып йөрүчеләр һәм журналистлар өчен 16 объект әзерләнә. Унлап кунакханәдә волонтерлар, көч структуралары хезмәткәрләре һәм башкалар яшәр дип уйланыла.
Өлгерергә тиешләр
БРИКС саммитына – яңа театр бинасы. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, әлеге халыкара чара башлануга Казанның Кабан күле буенда Г.Камал исемендәге театр һәм аның территориясендәге парк төзелеп бетәчәк.
БРИКС саммитына кунакчыллык тармагында да ишәю көтелә. Миллениум күпере янында 8 апарт-кунакханә ачылачак. Андагы төзелеш эшләре төгәлләнүгә таба бара инде. Алар белән янәшә Казансу ярында кунакханә комплексының беренче ике манарасы төзелә.
САН
БРИКС илләренә Җир территориясенең 34 проценты, планета халкының 45,2 проценты туры килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat