Акчаның бер сәер гадәте бар: ул көтмәгәндә килә. Көткәндә килми. Менә синең фәләненче числода фәлән сум акча аласың бар. Хезмәт хакымы ул, гонорармы, чумармы – барыбер. Син нәкъ шул көнне алачагыңны беләсең, шуңа ышанасың. Кайчагында шул датага көйләп, нәрсәдер сатып аласың яки бурычка керәсең. Теге көн килеп җитә, ә акча булмый. Бер генә көнгә булса да соңара. Нәкъ менә шул вакытта акчам булачак дип көтәсең, шул суммага өметләнәсең икән, һәрчак ярык тагарак алдында каласың. Бу – кагыйдә. Бәлки бөтен кешенеке дә шулайдыр, бәлки миндә генә эшли торган кагыйдәдер, анысын төгәл белмим.
Тик акчаның көтмәгәндә килеп кергән чаклары да күп була. Минем иң хәтердә калганы – студент чакның бер вакыйгасы. Без ул чакта Салават дигән бер егет белән дус булып, аралашып яши идек. Хәзер дә аралашабыз. Хәзер ул – Салават Әбузаров дигән башкорт язучысы, Салават Юлаев премиясе лауреаты. Ә ул вакытта икебез дә студент идек. Менә шул Салават белән икәүләшеп, акчасызлыктан ничек котылырга белмичә, иске бүрек кигән башларны иеп, Уфаның бер урамы буйлап китеп барабыз. Өстә юка куртка. Урамда салкын. Аяк асты бозлавык. Бер мәлне карасак, якындагы тар гына юлда бер машина салулап утыра. Бозлавыкка эләккән дә чыга алмый гына. Үкертә инде машинасын, тик файдасы тими.
Без, акчасыз булсак та, бөтенләй үк миһербансыз егетләр түгел инде. Килдек моның янына. Дәшми-тынмый гына машинасын этәргә тотындык. Икебез дә – авылда эш эшләп үскән таза егет инде, гәүдә бик әллә ни булмаса да, куәт җитәрлек. Этеп чыгардык теге машинаны. Йөртүчесе белән баш кагып кына саубуллаштык та юлны дәвам иттерергә уйладык. Тик алай гына котылып булмады. Машина хуҗасы безнең янга йөгереп килеп җитте дә, рәхмәтләр укый-укый, кулга акча тоттырды. Кәгазь акча! Без аны бер сумлык икән дип шатланган идек. Бу суммага ул вакытта ике тапкыр ашханәдә сыйланып чыгарга була, ә студентларныкына керсәк, дүрт тапкырга да җитәчәк иде. Тик теге абзый тоттырып киткән акча бер генә түгел, ә өч сум булып чыкты. Монысы инде тулы хәзинә иде.
Без шатлыктан нәрсә эшләргә белмичә, үз халәтебезне чагылдырырлык шат рифмалар маташтыра-маташтыра куанышып торган арада, теге тарлавыктагы бозлавыкта тагын бер машина «буксовать итәргә» тотынды. Без тагын аптырап калдык. Үз күзебезгә үзебез ышанмыйча катып тордык. Аннан соң бик җитди кыяфәткә кереп, теге машинаны этеп чыгардык. Монысының йөртүчесе дә, рәхмәт укый-укый, акча тоттырды. Илле тиен. Булсын. Өч тиенлек ике булочка белән ун тиенгә бер стакан каймак алсаң, почти дүрт тапкыр ашап чыгарга була. Без илле тиен белән өч тәңкәнең аермасын ачыклап бәхәсләшкән арада, тагы бер машина килеп җитте. Анысын бер тәңкәгә этеп чыгардык. Шулай итеп бу шөгыль безнең бизнеска әверелеп китте. Берничә сәгать арасында әллә күпме машинага ярдәм итеп, әллә күпме акча эшләдек. Һич көтелмәгән җирдән бит ул. Эзләп йөреп тә таба алмыйсың әле күп вакытта.
Шулай матур гына тырышып, икебезгә унбишәр сум тирәсе эшләгәч, якындагы затлы ашханәгә барып тамак ялгап килергә булдык.
– Тамак ялгап кына булмай, бырат, – дип елмайды Салават. – Ашайык әле шәп итеп айына бер булһа ла.
Шәп итеп ашап чыккач, күкрәкләрнең гайрәт белән тулуын тоеп, тагын теге урынга киттек. Бу юлы кичкә хәтле торып, тагы да күбрәк акча эшләргә иде исәбебез. Тик барып җиткәч, сөмсеребез коелды. Кайсыдыр юньсезе безнең бизнес өстенә ком сибеп киткән. Хәзер анда бер машина да салулап тормый, бозлавык булмагач, выжылдап кына узып китәләр.
Әйтәм бит, акчаның әллә нинди сәер гадәте бар аның. Кеше өметеннән курка торган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat