Язмаларымны укып баручылар арасында: «Каян сүз табып бетерәсең?» – диючеләр дә очрый. Сүзен табар идең дә, кайчак ни турында языйм икән, дип аптырыйм: башлыйм да ташлыйм, башлыйм да ташлыйм. Менә бу юлы да тема эзләп баш катырып утырам. Өстәл тартмаларын ачып, элекке язмаларны караштырам.
«Өстәл тартмасы» дигәннән, Минтимер Шәймиевнең бер туганы сөйләгәннәр искә төште әле. Минтимер аганың Президент итеп сайланган вакыты бу. Туганы Татарстан районнарының берсендә эшли. Урак өсте якынлаша, ә хуҗалыкларда комбайннар җитешми. Уйлый-уйлый да Президентка керергә була бу. Кабул итү бүлмәсендәге чиратка игътибар итмичә, туры ишеккә атлый. Аны туктатырга секретарь кызның да кыюлыгы җитми. Ишекне ача да: «Минтимер абый, нихәл?» – ди. Минтимер абыйсы аңа аптырабрак карап ала да: «Нәрсә, керергә чират юк мәллә?» – ди.
– Биш-алты кеше көтеп утыра.
– Бар, син дә чират ал!
Егет, әлбәттә инде, аптырап кала, шулай да ал бүлмәгә чыгып утыра. Чираты җиткәч керә дә гозерен сөйли башлый. Ягъни урак өсте – борын төбендә, ә комбайннар җитми… Бу сөйли, ә Минтимер ага өстәл тартмаларын берәм-берәм ачып нидер эзли. Аннан торып шкафларны ачый карый. Шуннан өстәл янына килеп утыра да: «Энем, менә бөтен җирдән эзләдем, юк бит!» – ди.
– Нәрсә юк, Минтимер абый?
– Комбайн юк.
Җитәкче егет миңа: «Шул чакта үземне кая куярга белмәдем, ничек оялуымны белсәң! Юкса, Минтимер абыйның туган дип кеше аера торган гадәте юк икәнен белә идем. Мине кисәтеп тә куйганнар иде. Ну, туган була торып ярдәм итми калмас, дип уйладым», – дип сөйләгән иде.
Кайчак җаваплы урыннарда кемнеңдер кемен күргәч, шул сөйләшү искә төшә. Әле җитәкче егет «зур кеше» туганы булуның бик кыен икәнен дә әйткән иде. «Безгә таләп, җаваплылык та зуррак», – дигән иде ул.
Бу табигый да. Мәсәлән, йөземне кызартырлык булса, мин дә улымны, туганнарымны җаваплы эшләргә якын да җибәрмәс идем. Җитәкче булсам, мөмкинлегем булса, диюем инде.
Уйлансаң, уйланырлыклар бар ла ул. Тик артыгын уйлап, кирәкмәгәнне язып, нервы бетерәсе килми. Мәсәлән, югары уку йортларына керү мөмкинлегенең акчага бәйле булуы да уйландыра. Уйландырмас иде, ата-аналардан: «Их, бюджет урыннарын арттырсыннар иде, балам яхшы укыды, белеме бар, тик менә акча түләп укытырга җай юк», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Гыйлем алудан бигрәк, диплом өчен укырга керүчеләр турында да сүзләр күп йөри. Боларны да язмыйм әле, нервы бетерәсе килми. Җаваплы урыннарда эшләүчеләр миннән акыллырак дип уйлыйм да, «дәшми калу алтын» дип туктап калам. Әй, күңеллерәк темалар беткәнмени, дим.
«ВТ» укучылары үзара аралашсын өчен, журналистыбыз Гөлгенә Шиһапова махсус төркем булдырган иде. Шунда Рәмзия исемле укучыбыз: «Бройлер тавык өч сарылы күкәй салды», – дип язган. Икенче укучыбыз Гөлнур: «Ышанам, дөнья булгач, төрле хәлләр була, нәрсә генә юк хәзерге заманда», – дип өстәгән. Укучыларыбыз да акыллы безнең, киләчәктә миңа да берәр тема тәкъдим итмәгәйләре әле. Алар начар киңәш бирмәс дип уйлыйм. Менә шул, хәзергә артыгын дәшмим әле. Бер акыллы кеше: «Дәшми калу кайчак кычкырудан да катырак яңгырый», – дигән бит әле. Кеше акылы белән үзеңнең акылыңны кушып яшәү, дөресрәге, яши белү – бөтенләй икенче инде ул. Сез дә шулай итегез!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat