«Синең балаң үлмәде!»

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), баласы вафат булган хатын янына килеп, аны:

– Курык Аллаһыдан, сабыр ит! – дип юатты.

Теге хатын аның пәйгамбәр икәнен танымыйча:

– Сөйләмә! Синең балаң түгел, минеке үлде, – дип каты җавап кайтарды.

Соңыннан аңа кем белән сөйләшкәнен аңлаталар һәм ул, хатасын танып, Аллаһының рәсүле янына килеп, гафу сорый.

– Бәла килеп төшкән сәгатьтә сабырлык кылу – иң күркәм сабырлыктыр, – дип аңлата аңа пәйгамбәребез (с.г.в.).


Фикер өстәү