Мөслимәләргә матурлыкларын сакларга ярдәм итә торган борынгыдан килгән ислам традицияләре барлыгын беләсезме?
- Сөрмә – табигый күз буявы. Сөрмәдән ясалган карандаш күз төпләренә агып төшми, аллергия бирми. Ул күзләрегезнең матурлыгын ассызыклаячак, карашыгызны тагын да серлерәк итәчәк. Әмма сатып алганда аның составын яхшылап тикшерергә онытмагыз.
- Кына – порошок яки паста хәленә китерелгән үсемлек. Аның белән чәч, тырнак буйыйлар, кулларга бизәкләр төшерәләр. Хәзер туй алдыннан кәләшнең тәненә матур бизәкләр төшерү модада. Күп кенә җитештерүчеләр, кына дип, составында төрле зарарлы матдәләр булган буяулар тәкъдим итәләр, шуңа сак булыгыз!
- Матурлыкның тагын бер сере – суда. Моннан мең ярым ел элек тә гарәп чүлләрендә пәйгамбәребез еш юынырга кирәклек турында әйткән.
- Зәйтүн мае организм өчен бик файдалы. Аны, коенып чыкканнан соң, крем урынына да файдаланырга киңәш итәләр. Ул тән тиресен яшәртеп җибәрә, тырнакларны ныгыта, чәчне йомшарта.
- Һәр намаз алдыннан мисвәк кулланган кешеләрнең тешләре ак һәм таза була.
- Хушбуй. Мөслимәләр, ирләрен җәлеп итәр өчен, һичшиксез хушбуй кулланырга тиеш. Хуш исле майлар мөслимәләр арасында бик популяр, чөнки аларның составында спирт юк, исе дә озак саклана.
- Мөслимә шифалы, хәләл ризык ашарга һәм тәртипле тормыш алып барырга, Аллаһы Раббыбыз әманәт итеп биргән сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)