Актер һәм аның герое, актер һәм режиссер – ике арада каршылык була аламы? Театр артистына популярлык кирәкме? Икең дә театрда эшләгән гаиләдә көндәшлеккә урын бармы? Әлеге һәм башка сорауларны без Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Алмаз Гәрәевкә бирдек. Бүгенге татар театры дөньясы, телевидение һәм балаларына туган телләрен өйрәтә алмаган әти-әниләр турында сөйләштек.
«Аны режиссерныкы гына дип атау беркайчан да дөрес түгел»
– Быел ничәнче театр сезонын башлыйсыз?
– Укырга кергән вакыттан – 2004 елдан санасак, 20 нче сезоным була. Безнең курсны укый башлауга ук «Зәңгәр шәл» спектакленә керттеләр. 1–2 нче курсларда рольләребез бар иде инде. Ә штатта эшли башлавыма 17 ел була.
– Шушы еллар дәверендә үзегезгә ошамаган ничә роль уйнарга туры килде?
– Мин яраткан эшемне башкарам. Ә эшеңне яратасың икән, ошамаган роль була алмый.
– Ә героегыз белән килешмәгән, аның ниндидер гамәлләре эчке каршылык тудырган очраклар булдымы? Я булмаса, режиссер күзаллавы белән килешмәгән чаклар?
– Без бит персонажны үзебез тудырабыз. Ул – тере кеше түгел, язылган герой гына. Актерлар – шул язылганны гәүдәләндерүчеләр.
Ә режиссер белән килешеп эшлисең. Синең – үз күзаллавың, ул үзенчә күрә. Репетицияләр вакытында, сөйләшә-сөйләшә, ниндидер алтын урталыкка киләсез. Режиссер, син уңга бас, син сулга борыл, тегендә ике метр алга, монда өч метр артка ише күрсәтмәләр биреп, төгәл геометриягә корылган эш түгел ул. Герой актер һәм режиссерның үзара аңлашуы нәтиҗәсендә «туа».
– Соңгы арада, бүгенге театр ул – «режиссер театры», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Узган атнада гына газетабызда дөнья күргән әңгәмәдә язучы, драматург Мансур Гыйләҗев тә «бүген драматургиянең кирәге юк» диде. Актер буларак, бу хакта ни уйлыйсыз?
– Тамашачы һәрвакыт сыйфатлы спектакль карарга килә. Билгеле бер актер яки режиссер өчен түгел. Ә спектакль ул – драматург, режиссер, актер, ут куючы, костюмер һәм башка бик күп кешенең хезмәт җимеше. Аны режиссерныкы гына дип атау беркайчан да дөрес түгел.
– Башка театрларга йөреп, коллегаларыгызның иҗаты белән танышып барасызмы?
– Тырышабыз, вакыт булганда йөрибез. Ләкин сезон башлангач, буш вакыт булмый диярлек.
– «Эх, менә шушы режиссер белән эшләп карыйсы иде…» – дип, күз уңында тоткан режиссер бармы?
– Бүгенге татар театры дөньясында режиссерлар бармак белән генә санарлык. Яшьләр бигрәк тә.
– Булганнары арасында?
– Миңа калса, бу – дөрес сорау түгел. Без яраткан эшебезне эшлибез. Минемчә, кем белән эшләүдә аерма юк, иң мөһиме – артист уйнасын!
– Сез бүгенге театрдагы тормышыгыздан канәгатьме?
– Аллага шөкер.
– Алда көтәчәк үзгәрешләр турындагы яңалыкны ничек кабул иттегез?
– Театр электән бинадан бинага күченеп йөргән. Миңа калса, башка бинага күченү әллә ни глобаль үзгәреш түгел. Тик сыйфатлы булсын иде ул. Бүген төзеп, иртәгә җимерелә торган түгел. Яхшы, сыйфатлы, тамашачы, килеп керүгә үк: «Аһ, бу бит Камал театры!» – диярлек булсын.
«Үз гаебеңне һәрвакыт кешедән күрәсең»
– Күпләр сезне телевизион алып баручы буларак та белә. Телевидениедә эшләү – хыялмы ул, өстәмә керем чыганагымы, башкасымы?
– Телевидениедә эшләү әти-әни белән «күрешү» мөмкинлеге бирә. Мин аларның бердәнбер балалары. Әмма, кызганыч, алар янына бик кайтып булмый. Телевизор аша күреп, уллары исән-сау икәненә инансыннар, «Бу бит безнең улыбыз», – дип сөенеп яшәсеннәр өчен эшлим анда. 10 мең хезмәт хакы өчен түгел.
– Сез оптимистмы?
– Ярты стакан тулы.
– Татар теленә бәйле вазгыятьтә оптимизмны саклау авырмы?
– Татар теленә бәйле вазгыятьтә оптимист булырга түгел, татарча сөйләшергә генә кирәк.
– Бар да шулай гади кебек. Ләкин саф татар гаиләләрендә дә рус теле ешрак яңгыраган очраклар бик күп. Сез балаларыгызга туган телгә мәхәббәтне ничек сеңдерәсез?
– Без аларга кем булуларын аңлатабыз. Татар булгач, аның теле, дәүләте, милләте булырга тиеш. Син дә сөйләшмәсәң, ул да сөйләшмәсә, барыбыз да рус теленә күчсәк, сез телегезне, әти-әниегезне, дәүләтегезне югалтачаксыз. Менә шундый рухтагы сөйләшүләр алып барабыз.
– Татарча гына сөйләш, дип тукып тору юк, димәк?
– Юк, андый катгыйлык юк. Баланы тыйганнан гына ул син кушканны эшли башламый. Аңа үрнәк күрсәтергә кирәк. Үзең сөйләш, гаиләдә татарча аралаш, башка мохиттә дә татарча сөйләшә алуның әһәмиятен аңлат, күрсәт.
Минемчә, бала, ким дигәндә, дүрт тел белергә тиеш. Туган телен, Россиядә яшисең икән, рус телен, инглиз телен һәм тагын берәр чит телне. Безнең балалар, әле кечкенә булуларына карамастан, шактый илләрдә булырга өлгерде. Алар телнең кадерен, аны өйрәнүнең әһәмиятен аңлап үсә.
– Күп кенә әти-әниләр сез телгә алган мохитнең булмавын әйтә.
– Үз гаебеңне һәрвакыт кешедән күрәсең инде. Үзең өйрәтә алмаганны: «Нишләп мәктәптә/балалар бакчасында өйрәтмиләр?» – дип әйтү җиңел бит. Мин моны ялкаулар юлы дип саныйм. Олы кызыбыз Зөбәйдә татар балалар бакчасына йөрде. Билгеле, анда татарча да, русча да сөйләштеләр.
Тик гаиләңдә туган телеңә карата хөрмәт һәм мәхәббәт булмый икән, балаңны читкә җибәреп, башка кешеләрдән тел өйрәттерүне таләп итә алмыйсың.
Телгә бәйле вазгыятьне гомумән алып карасак, татар теле бетә, дигән сүзләр бер генә гасыр сөйләнми бит инде. Аның үз сере бардыр, асылы гаиләдә сөйләшү/сөйләшмәү генә түгел, күпкә тирәндәрәктер дип уйлыйм. Туган телебез – яшәргә хаклы тел. Аның күпсанлы халкы бар. Миңа калса, бу – вакытлыча бер төшенкелек кенә.
«Театр артисты беркайчан да исем өчен эшләми»
– Театраль гаиләдә (Алмазның тормыш иптәше – Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова) көндәшлек буламы?
– Мин – ир-ат, ул – хатын-кыз. Театраль дөньяда безнең арада, гомумән, көндәшлек була алмый.
– Ә танылу, исем, дәрәҗә ягыннан караганда?
– Театр артисты беркайчан да исем өчен эшләми. Һәрхәлдә, үзебезнең театр артистлары исеменнән курыкмыйча әйтә алам. Бу яктан эстрада артисты белән театр артистын чагыштырып карарга кирәк түгел дип уйлыйм. Аңлыйм, эстрада артистына исем дә, популярлык та кирәк. Ул – аларның ипие. Ә без дәүләт театрында эшлибез. Иң мөһиме – сыйфатлы драматургия булсын, сыйфатлы спектакльләр куелсын, сәләтле режиссерларыбыз, оста артистларыбыз булсын.
– Сезнең өчен популярлык – нәрсә ул?
– Популяр кешене бөтен җирдә таныйлар, аңа сокланалар, аны күргәч, начармы ул, яхшымы ул, «О, бу бит әнә теге артист», – дип әйтәләр.
– Театр артистына да кирәктер бит инде ул?
– Кемдер аны яхшырак эшләр өчен этәргеч итеп кабул итә, ә кемгәдер бөтенләй дә кирәкми.
Блиц-сораштыру
– Соңгы укыган китабың?
– Фредерик Бегбедерның «Любовь живет три года» романы.
– Ә татарчалардан?
– Алар күп, хәтта аерып кына атый да алмыйм. Радио өчен бик күп укыла.
– Артист күп укырга тиешме?
– Бик күп укырга тиеш.
– Театрдан китәсе килгән чаклар буламы?
– Әлегә юк.
– Театраль сезонны башлар алдыннан яки башлагач, һичшиксез үтәлергә тиешле йола яки гадәтегез бармы?
– Театрның бик күркәм йоласы бар. Без һәр сезонны «Зәңгәр шәл» спектакле белән һәм нәкъ менә җомга көнне ачабыз. Шулай ук ябабыз да. Безнең хәтта җәйге ялга китү һәм эшкә чыгуыбыз да җомгага туры килә.