«Монда килеп, көч алам»: әбиләрне базарга чыгарга нәрсә этәрә?

Август ае – бакчачылар өчен мең дә бер мәшәкатьле чор. Бер яктан, мул уңыш җыйдым дип сөенсәң, икенче яктан, артык калганын кая куеп бетерергә дип аптырыйсың. Пенсионер әбиләрнең дә базарда үзләре үстергән уңышны «таратып» утырган көннәре. Кемнәрдер бу эшне кәсеп иткән, кемдер нужадан чыга, ә кемдер күңел өчен йөри. «ВТ» хәбәрчесе, Казан базарларын әйләнеп, әбиләрнең хәлләрен белеште.                   

«Базар тормышында кайнау ошый»

Иң беренче итеп Казанның Үзәк базарына юл тоттым. Вакыт кичкә таба авышса да, базар гөрли иде әле. Кергән өлештә үк чын җәй исе һәм тәме килә. Виктория, кура җиләге, караҗиләк, чия – бакча нигъмәтләренең ниндиләре генә юк. Дөрес, бәяләре «тешли». Әйтик, караҗиләкнең бер килосы 600 сумга төшәчәк. Помидор, кыяр, ит, бәрәңге, суган, үсентеләр – кем нәрсә тели, шуны сата. Киштәләр тулы, бәяләре бер чама. Халык та йөри, кызыксына. Дөрес, күбрәк ял көннәрендә киләләр икән. Сатучылар шулай ди. Алар арасында да төрлесе очрый. Кемнәрдер ара-тирә генә чыгып сатып кереп китсә, башкалары әлеге эшне кәсеп иткән. Казан тирәсе авыллары, Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Мари Эл, Чувашиядән дә килеп сатучылар бар.

Үзәк базарга Петровский бистәсенән килеп йөрүче Кадрия апа Гыйльманова кыяр һәм өй токмачы сата.

– Шәһәр читендә торгач, монда килеп йөрү кыен түгел. Барысы да үземнеке. Токмачны үзем җәям, үзем кисәм, кыяр – бакчадан. Үзебездән артык калган яшелчәләрне сатам. Бер дә әрәм итәсе килми. Мал тотмыйбыз, ташларга кызганыч, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Монда килеп утырырга бер дә иренмим. Базар тормышында кайнау ошый миңа. Кешеләрне күргәч, алар белән сөйләшкәч, ничектер рәхәт булып китә. Базарда аларның төрлесе бар: чит җирләрдән килгәннәре дә, мөмкинлеге чиклеләр дә. Алар белән аралашасың, гыйбрәт аласың. Ә бит кемнеңдер ашарына да юк. «Аллага шөкер, мин бит әле исән-сау», – дисең. Кешегә әзрәк файда китерим, дим инде. Кыйммәт бәягә генә сатарга димәгән бит.

Кадрия апа яшьли тол калган, ире 44 яшендә үлеп киткән.

– Ирем үлгәч, ике бала белән калдым. Авыр вакытта кеше нәрсәдән булса да үзенә көч табарга тиеш. Менә мин монда килеп, саф һавада утырып, кешеләр белән аралашып табам. Кайчак, җәннәттә яшибез икән, дип уйлап куям. Аягың йөрү, исәнлегең булу – үзе бер бәхет, – ди шат күңелле, көләч йөзле әбекәй.

«Пенсия җитми, шуңа йөрим»

Нина түтәй, помидор сатарга дип, Үзәк базарга Югары Ослан районының Ключище авылыннан ук килә. Дөрес, көн саен түгел. Уңыш өлгергәч, киләм, ди. Ул да базарга бакчадагы байлыкны кызганудан чыга. Мул уңыш үзләреннән дә, балаларыннан да кала икән.

– Бакчада крыжовнигым күп, аны да сатам. Артык акча комачауламый бит. Пешеп җиткәч тә, тизрәк монда йөгерәм, – дип сөйләде ул безгә.

Бакчачы-пенсионерларның кайберләрен базар, сәүдә үзәкләренә барырга нужа мәҗбүр итә. Казанда торучы 79 яшьлек Рауза Галимова – әнә шундыйлардан.

– Бакчамда нәрсә үсә, шуны сатам. Базарга атнага бер киләм. Күп йөреп булмый, яшем дә бар бит инде хәзер. Берүзем торам, пенсия җитми. Өйне ремонтларга кирәк, беренче эш итеп буяп куйдык. Шул гына җитмәгәндәй, базым ишелеп төште. Аны торгызыр өчен такталар алырга кирәк. Чыгымы күп инде. Кеше йөри, әмма әйберне күп алмыйлар, бер ашарлык кына. Мин дә көн буе утырмыйм. Бүген сәгать 3тә генә чыктым, – диде Рауза апа.

 «Шуның белән көн итәбез»  

Киләсе тукталышым шәһәрнең Чехов урамында урнашкан элеккеге базар урыны иде. Монда сатучылар әллә ни күп түгел, сүзгә дә саранрак булдылар. Биредә күбрәк яшелчәләр, чәчәк бәйләмнәре саталар. Сатып торучы бер апа сатудан тыш, җыеп алган уңышын туганнарына күчтәнәчкә бирүен, кышка ашарга төрле салатлар ясавын әйтте. Бернәрсәне дә әрәм итмим, ди.

Аннан соң Пионерлар урамындагы базарга юнәлдем. Сүз уңаеннан, базарларда Мари Эл һәм Чувашиядән килеп сату итүчеләр күп. Казанга кыйммәтрәк бәягә сатар өчен йөрүләрен яшерми алар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстереп көн күрәбез, диләр.

Чувашиядән Флера апа, ул көнне иртәнге дүрттә торып, бакчасында түтәлләрне утап, яшел суган, салат, укроп, җыеп, Пионер базарына килеп утырган иде. Помидорны – 120, кәбестәне – 50, кабакны – 80, сарымсакны 85 сум­нан сата. Базар буйлап йөргәндә, ут күршеләрдән кертелгә­н яшелчәләр күп очрады. Алар арасында кишер, чөгендер, бәрәңгесе дә бар.

– Атнага бер көн киләбез. Кайвакыт ике тапкыр да була. Үзебез үстергәч, кыйм­мәткәрәк сатасы килә бит. Ашламалар сипмим, экологик яктан чиста ризык итеп үстерәм. Шуңа бәяләр дә кыйммәт. Хәзер бакча җиләген сораучы күп. Килосын 280 сумнан сатам. Аны кибет киштәләреннән дә табып була, ләкин үзеңнеке табигый, зур тырышлык һәм көч белән үстерелгән бит, –  ди Флера ханым. – Биш еллап сатам инде. Эш көннәрендә азрак, ял көннәрендә күбрәк керә. Көненә 1 мең тәңкә дә, 10 мең дә булырга мөмкин. Менә шулай яшибез инде.

 

Бәяләр (килограммга)

Җиләк-җимеш

Төче чия (черешня) – 250–450 сум

Кура җиләге – 350 сум

Караҗиләк – 600 сум

Йөзем – 250–300 сум

Алма – 60–150 сум

Шәфталу (персик) – 250–300 сум

Бакча җиләге (виктория) – 250–400 сум

 

Яшелчә

Помидор – 85–160 сум

Кыяр – 80–120 сум

Суган – 40–130 сум

Кызыл борыч – 200–220 сум

Кәбестә – 50–80 сум

Яңа бәрәңге – 40–100 сум

Баклажан – 80–150 сум

Кишер – 50–120 сум

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү