Татарстанда «Мой депутат» федераль проекты эшли

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан башлап җибәрелгән «Мой депутат» онлайн-хезмәте эшен дәвам итә. Аның ярдәмендә республика халкы көнүзәк проблемаларны хәл итә, үз теләкләрен белдерә, тәкъдимнәр кертә һәм төбәк парламентарийларына наказлар бирә ала.

Бүген проектның кабул итү бүлмәсендә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова эшләде. Ул татарстанлылардан берьюлы берничә мөрәҗәгать кабул итте.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз, идарәче компаниянең йортларда нормалаштырылмаган температура режимы турындагы мөрәҗәгатъләргә җавап бирмәве турында бәян итте. Биредә яшәүчеләр салкыннан интегә, кышын бигрәк тә температураны электр приборлары ярдәмендә генә җайда тотарга туры килә. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, йортның фасадында хәзер ярыклар хасыйл булган, йортны һәм фатирларны тикшерү, һәм нәтиҗәләр буенча – ремонт һәм проблеманы хәл итү сорала.

Азнакайда яшәүче 47 яшьлек I төркем инвалид, торак сатып алуга тиешле субсидияне рәсмиләштергәндә кыенлыкларга юлыга. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, аңа субсидия тулы күләмдә бирелмәгән – түләүне, аның улы белән килешүне бүлеп, шактый киметкәннәр. Депутат бу мәсьәлә буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итеп тикшерергә вәгъдә итте.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче шулай ук инвалид статусына ия. II төркем аңа хезмәт урынында алган җәрәхәтләре аркасында бирелгән. Зыян күрүче эш бирүче белән судлаша, чөнки дәгъвачы бу җәрәхәтләрнең авырлыгын билгеләү дәрәҗәсе белән килешми. Экспертлар бәяләмәсе кирәк.

Алабуга үзәк район хастаханәсе пациентлары поликлиникада томографның эшләмәвенә игътибар итүне сорыйлар. Мөрәҗәгать итүчеләр сүзләренә караганда, хастаханәдә аларга җиһазларны ремонтлау – кыйммәт, ә үзәк район хастаханәсенең әлегә мондый мөмкинлекләре юк, дип әйткәннәр. «Мой депутат» сервисына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән пациентка әлегә үзенә уңайлы булган башка шәһәрдә, шул исәптән Казанда да, тикшерү узу тәкъдим иттелде.

Светлана Захарова барлык мөрәҗәгатьләр буенча эшләячәген әйтте. «Гражданнарның безнең шалтыратуларга яхшы мөнәсәбәттә булуы, безнең эш нәтиҗәләрен күрүе сөендерә. Эш даими алып барыла, бу сайлау алды кампаниясе белән генә бәйле түгел. Иҗтимагый ярдәм штабы, Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе бар, без ай саен билгеле бер темаларга «кайнар элемтә» үткәрәбез. Барлык сораулар да контрольдә. Кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган сораулар да бар. Мәсәлән, бүгенге торак-коммуналь хуҗалыгы темасына мөрәҗәгать. Көзге-кышкы чорга аяк басу сәбәпле, проблеманы якын арада хәл итү зарур. Юлларга, ремонтка, төзелешкә кагылышлы сораулар күп. Бу проблемаларны тиз арада хәл итү мөмкин түгел. Әмма, еллык бюджетны караганда без аларны планга кертәбез, районнар белән һәрдаим эшлибез», – дип сөйләде парламентарий.

Әлеге сервис ярдәмендә һәркем депутатларга теләк яки тәкъдим калдыра ала. «Мой депутат» системасы аша алынган иң әһәмиятле инициативалар халык программасына керәчәк. «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе депутатлары «Мой депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә көндәлек кизү торуны оештырачак һәм мөрәҗәгатьләрен калдырган татарстанлыларга телефон аша шалтыратачак. Гаризаларны көн саен карау планлаштырыла: парламентарийлар халык белән аларның теләкләрен тормышка ашыру һәм хәл итү юлларын эзләү буенча турыдан-туры фикер алышачак.

Исегезгә төшерәбез, «Мой депутат» – 2019 елдан бирле эшли торган онлайн-платформа. Үз соравын бирү өчен гражданнарга kandidat.tatar сайтыннан файдаланырга ясә эш көннәрендә 10:00 дән 19:00 гә кадәр 8 800 222 17 08 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Халык үз проблемаларын яки наказларын төрле юнәлештә: мәгариф, медицина, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәдәният һ. б. өлкәләрдә бәян итә ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү