Градустан камчы. Эчкечеләрне мәҗбүри дәваларга җыеналар

Шешә белән дус булганнарны мәҗбүри дәвалый башларга кирәк! Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шундый тәкъдим белән чыкты. Алар әзерләгән проект илнең Закон чыгаручылар советына юлланган инде. Депутатлар, Совет чорында популяр булган сәрхушларны мәҗбүри дәвалау тәҗрибәсенә кире кайтып, илдә эчкечелек аркасында кылынган җинаятьләр санын киметмәкче. Дөрес, алар әзерләгән «камчы» исерек килеш өч тапкыр закон бозган сәрхушларга гына кагылачак. Исерекне айнытып булырмы?

Өчне көтәсе юк

Әтнә районының бер авылында яшәүче Фәридә Билалова (исеме үзгәртелде. – Ред.) исерекләргә кагылышлы нинди генә тәкъдим ишетсә дә, нәтиҗәле булачагына шикләнеп карый. Утыз ел буе «запой» белән эчкән ирен айнытырга тырышып яшәгән хатын-кыз, эчкән кешене ни эшләтсәң дә, файдасыз, дигән фикердә.

– Иремне алып бармаган җир, айныту өчен эшләмәгән эшем калмады – бернинди файдасы булмады. Исерекне мәҗбүри дәвалап булмый икән аны. Айнып торган көннәрендә дә бер тынычлыгым булмады. Җай чыгуга ук «ычкына» иде. Шуңа мәҗлесләрдә дә тынычлап утырганым булмады. Исерек саклап көнем узды. Ул җимергән машина, ул рәнҗеткән кеше инде… Айныгач, үкенеп, бер утырып елый да тагын шул эзгә баса. Депутатлар сәрхушларны шул өйдәгеләрне бераз ял иттерү өчен генә алып китеп дәваласа инде, исерекне айнытачакларына шикләнәм, – ди Фәридә ханым.

Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының яртысыннан артыгы (60 процент) даими рәвештә исерткеч эчемлек куллана. Россиядә теркәлгән һәр дүрт җинаятьнең берсе исерек килеш кылына. Төгәлрәк әйтсәк, илдәге көчләү, вандализмга бәйле җинаятьләрнең 40 проценты, көнкүрештә күзәтелгән җинаятьләрнең 80 проценты исерек хәлдә кылына.

СССР заманында тәртип бозган эчкечеләр дәвалау-хезмәт профилакторийларына җибәрелгән. Биредә алар, мәҗбүри дәвалану белән беррәттән, җитештерү цехларында, авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләгән. Әмма 1993 елда мондый профилакторийлар бетерелә. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шуларны кире кайтармакчы да инде.

Аларның тәкъдиме гамәлгә керә калса, ел дәвамында өч тапкыр исерек килеш административ хокук бозган кеше суд карары нигезендә мәҗбүри дәвалануга җибәреләчәк, аннан соң тернәкләнү дә узарга тиеш булачак. Суд чыгарган карарда кешегә эчкечелектән дәвалану өчен билгеле бер вакыт куелачак.

Эчкечелек юлына баскан кешеләргә инде 40 елдан артык ярдәм итүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин үзенең хезмәт юлын совет чорындагы әнә шундый дәвалау оешмаларының берсендә башлаган.

– Хезмәт юлы дәвамында миңа исерек килеш җинаять кылучылар белән дә, якыннары гозере белән мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән исерекләр белән дә эшләргә туры килде. Эчкечелеккә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе бу. Шуңа күрә аларны яңадан кайтарырга теләүләрен биш куллап хуплыйм, – ди табиб. – Әмма мәҗбүри дәвалауга озату өчен кешенең өч тапкыр мөгез чыгарганын көтеп ятарга кирәкми. Гариза килә икән, барып тикшерергә дә, эчкече кешене беренче тапкыр тәртип бозганнан соң ук алып китәргә кирәк. Алар дәваланып кына ятмасын, файда да китерсен. Шуңа күрә мәҗбүри дәваланган эчкечеләрне төрле эшләргә дә җәлеп итәргә кирәк. Эшче куллар җитешмәгән хәзерге чорда ул дәүләткә дә бик зур ярдәм булачак.

Күптән кирәк

Хәмер язмышны гына түгел, саулыкны да җимерә. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бавыр циррозы (70 процент), йөрәк авырулары (60 процент) вакытында теркәлгән үлем-китем очракларының да күпчелегенә хәмер гаепле.

Журналистлар белән очрашуларның берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да республикада исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларга игътибар артачагын белдергән иде. Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һәр районда эчкечелектән интегүчеләр картасы төзелә.

– Аларны дәвалау, тернәкләндерү юнәлешендә зур эш башкарылачак. Сәрхушларны хастаханәгә салу, психологлар, наркологлар белән эш графигы да төзелгән. Исерткеч эчемлек белән мавыгу аркасында кешедә психик тайпылыш ук башланган булса, аны республика наркодиспансерына яки аның филиалларына урнаштырачаклар, – дип ачыклык керткән иде Марсель Миңнуллин.

Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, бүген республиканың наркология диспансерында эчкечелектән интеккән 30 меңгә якын кеше исәптә тора. Андыйлар саны ел саен 1–2 процентка арта бара. Әмма чынлыкта эчкечелектән интегүчеләр саны күпкә күбрәк, дип саный ул. Ник дигәндә, шешә белән дус булганнарның бик сирәге генә табибларга барып җитә.

– Депутатларның бу тәкъдимен күптән көттек. Исерекләрне күптән мәҗбүри дәвалый башларга вакыт. Без, наркологлар, бу хакта гел әйтеп торабыз. Юкса баш салып эчкән кешенең якыннары безгә килә дә, берәр нәрсә эшләтегез инде, үзен дә, безне дә бетерә бит, дип ялвара. Ә без берни эшли алмыйбыз. Чөнки закон нигезендә кешене мәҗбүри дәваларга хакыбыз юк. Ә эчкече үзен беркайчан да исерек дип санамый. Шуңа күрә аның дәвалауга ризалык бирүен көтеп утырудан мәгънә юк, моны мәҗбүри эшләргә кирәк, – ди баш табиб урынбасары.

Җиде кат уйла

Сүз уңаеннан, быел 7 айда Татарстанда хәмер эчеп агуланып үлүчеләр саны 1,3 тапкыр (!) арткан. Шуның аркасында 164 кешенең гомере өзелгән. Ел башыннан бирле республикада барлыгы 341 агулану очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк.

Быел хәмер эчеп агуланучыларның күпчелеген (298 очрак) – балигъ булганнар һәм өлкәннәр, 9 процентын (31 очрак) – 15–17 яшьлек үсмерләр, 4 процентын балалар (12 очрак) тәшкил итә. Алар, нигездә, этанол (62 процент) белән агуланган. Килеп чыгышы билгесез булган спирт (24 процент), метанол (9 процент), пропанол (3 процент), башка төрдәге спирт (2 процент) эчеп агуланучылар да бар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе бу уңайдан белдерү белән үк чыкты. «Билгесез затлардан, тиеш булмаган урыннарда, интернет аша сыйфаты һәм килеп чыгышы турында бернинди документы булмаган исерткеч эчемлек сатып алу куркыныч. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз. Теләсә кайсы суррогат хәмер үлемгә китерергә мөмкин», – диелә идарә хәбәрендә.

 

Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Бу тәкъдимне хуплыйм. Биредә үзен исереккә санамыйча, дәваланудан баш тарткан кешеләр турында сүз бара. Соңгы елларда Россиядә эчкечелек дәрәҗәсе кимесә дә, исерек килеш кылынган җинаятьләр саны арта бара. Эчкечелекләр арасында җинаятьчеләр дә күп. Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бу тәкъдимен хупларга кирәк.

Антон Миронов, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы, клиник психолог:

– Соң чиккә җиткән, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырган эчкечеләрне мәҗбүри дәвалауга уңай карыйм. Әмма бу дәвалау теге яки бу гамәле өчен кешегә җәза бирү, иреген чикләүгә генә кайтып калса, моның бернинди файдасы да булмаячак. Кеше ул оешмадан чыгуга ук шешәгә үреләчәк. Шуңа күрә эчкечеләрне дәвалау гына түгел, тернәкләндерү, психологик ярдәм күрсәтү, эшләтүне дә уйлап, тулы бер система булдырырга кирәк. Исерекне җәзага тарту белән генә тынычланырга ярамый. Алар күпмедер дәрәҗәдә тормышыбызның көзгесе булып тора. Бүген кеше еш кына ил-көндә тынычлык булмау, стресс, эшсезлек аркасында эчүгә сабыша, җинаять кыла. Эчкечелекне бетерик дисәк, әнә шул якны да тәртипкә салырга кирәк.

 

Эчкечелектән ничек котылырга?

(Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре)

– Эчкечеләрне мәҗбүри дәваларга (38 процент)

– 21 яше тулмаган кешеләргә исерткеч эчемлекләр сатмаска (58 процент)

– Сәламәт яшәү рәвешен күбрәк пропагандаларга (54 процент)

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү