Ирле-хатынлы комбайнчылар: «Без икебез – бербөтен алма»

Парлап эшләгәндә авыр эшләр дә җиңеләя. Арча районының «Ташкичү» җәмгыяте комбайнчылары – ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рәдиф Хәбибуллиннар бүгенгә 818 тонна ашлык суктырган. Һәр минутның алтынга тиң чагы. Шуңа күрә штурвалдагы Рәдиф абыйны борчып тормыйча гына, аның хезмәттә дә, тормышта да ярдәмчесе – Рәмзия апа белән эш һәм аш кадере турында сөйләштек.

– Без уракка 29 июльдә арыш басуына чыктык. Яңгырлар сибәләп китү аркасында бераз тоткарлыклар белән эшләсәк тә, эшләребез яхшы барды. Тик узган атна уртасыннан тоташ явым-төшемгә киткәч, туктап торырга туры килде. Табигатькә каршы барып булмый, димәк, Аллаһы Тәгалә безгә бераз ял итеп, сулыш алсыннар, дигәндер. Аннан узып берни эшләп булмый, – ди Рәмзия Хәбибуллина.

«Мин – ярдәмче генә», – дисә дә, Рәдиф абый ял иткән арада, штурвалга да утырырга, бункерны да бушатырга туры килә Рәмзия апага. Кабинаны, иләкләрне, фильтрны карап-чистартып тору да – аның җаваплылыгында. Дөрес, күпчелек эшләр 45 елга якын стажлы, тәҗрибәле комбайнчы Рәдиф абыйның ярдәме белән башкарыла.

– Кушса, утырам, тик рульне миңа бик бирми шул ул, – дип көлеп җибәрде Рәмзия апа. – Ирем белән кавышуыбызга бу көннәрдә 36 ел булды. Мин килгәндә, ул инде комбайнда иде, ә гомумән алганда бала чагыннан ук әтисе янында кайнашып үскән егет ул. Быел аңа – 60, үземә 58 яшь тулды, икебез дә пенсиядә. Ләкин әле эштән туктаганыбыз юк. Аның шикелле төгәл, пөхтә, игътибарлы, техниканы шулкадәр яхшы белүче, анда яратып эшләгән кеше башка юктыр ул. Техника мәсьәләсендә үзеннән кала беркемгә дә ышанмый. Мин аның бу сыйфатларына бик сокланам. Мин генә түгел, башкалар да, киңәш сорап, еш мөрәҗәгать итәләр, бик хөрмәт итәләр үзен.

Быел Рәдиф абыйга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелгән. Өйдә дә, эштә дә гел бергә Хәбибуллиннар. Бу урында: «Тәүлек әйләнәсе бергә булу туйдырмыймы?» – дип сорап кую да урынлы шикелле тоелды. Бу сорауга да ихластан җавап бирде Рәмзия апа.

– Кайвакыт кызып китеп, эш арасында катырак әйтеп куйган чагы да була Рәдифнең. Ләкин ике арадагы бозны эретергә бер елмаю җитә. «Әйдә, утыр», – дигәч, янына елмаеп менеп утыруымны сизми дә калам. Башка вакытта миңа аның бер авырлыгы тигәне юк, ярты сүзеннән аңлыйм. Өйдәге эшләрне дә, хуҗалыкныкын да бергә башкарабыз. Без – икебез бербөтен алма, туган көннәребез дә бер үк көнне бит, – диде ул.

Рәмзия апада техникага, ир-ат эшенә хирыслык бала-чага вакытыннан ук килә торгандыр.

– Әтиебез сугышта бер кулын имгәтеп кайткан булган. Өч абыем булса да, төрлесе төрле якка сибелгәч, мин, төпчекләре, әти-әнинең төп ярдәмчеләре булып калдым. Үткенлегем, үҗәтлегем исә әнидән күчкәндер. Кыз чагымда ук: «Әйдә, пычкыны тотып тор, балтаны тотып тор, кадак биреп тор», – дия-дия, үз яныннан җибәрмәде ул мине. Икәү бергә лапас түбәсен япкан булды хәтта. Шуңа күрә эшне кечкенәдән үк яратып үскәнмендер. Аннан соң, Рәдиф ике бармагын өздергән иде. Ул кадак тота алмагач, йортны башыннан алып ахырына кадәр ирем белән икәү сафка бастырдык, – диде ул.

Ул тырышлыклары белән дан казанган нәселле йортка – Мәмсә авылына килен булып төшә. Каенатасы да гомер буе комбайнда эшләп, алдынгылыкны бирмәгән кеше була. Ире Рәдифе дә сынатмый, нәкъ менә Рәмзия хыялындагы ир булып чыга. Тырыш, сабыр. Күркәм гаиләнең бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә. Кызганыч, улларының гына гомере кыска булып чыга: алты ел элек мәрхүм була ул.

– Улым Рәмис кечкенәдән үк әтисе белән «Дон» комбайнына утырып йөрде. Зуррак сыйныфларда аның ярдәмчесе булып эшли башлады. Улым кечерәк чакта, үзем дә аларга ияреп йөрдем. Шулай итеп, биш ел иремнең ярдәмчесе булып эшләдем, – диде Рәмзия апа, кыр корабын иярли башлаган вакытларын искә алып.

Шуннан соң озак еллар колхоз амбарында, башка эшләрдә эшли әле ул. Ә комбайн штурвалына кабат әйләнеп кайтуы 2018 елда була. Ире янына ярдәмче итеп дәшеп алалар аны.

«Хатын-кызның йортта да эше кырыкмаса-кырык якка ярылып ята, аларына ничек өлгерәсез?» – дип тә сорамый кала алмадык ут кебек чая комбайнчыдан.

– Малларны да карарга, кош-кортын да үстерергә өлгерәм. Ризыкны исә төнлә әзерлим. Мине юкка гына «Шекә пәрие» димиләрдер инде. Минем бит өч киленем – ярдәмчеләрем бар, – дип ихластан көлеп җибәрде ул, кер, савыт-саба юу машиналарын һәм тузан суырткычны күз алдында тотып.

Рәмзия апаның сабырлыгы, үҗәтлеге, булдырам дип тырышуы комбайн штурвалы артында чарлана. Эссе җәйге кояш астында, тузан йотып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр штурвал киеренкелеген тоеп, икмәк өчен барган көрәштә әллә җиңеп чыгар идеме икән ул нәфис куллар?

– Эшнең бөтенесе дә авыр аның. Ләкин яратып эшләсәң, җиңеләя ул. Барысы да үзеңнең ничек кабул итүдән тора, – ди ул. – Мин 27 ел амбарда эшләдем. Без, ике хатын-кыз, озак еллар шушы кырлардан кайткан ашлыкны кыш буе орлык өчен әзерләдек. Соңгы елларда Рәдиф абыең белән ашлыкны үзебез агулыйбыз, үзебез төйибез, «бисмиллаһ»ны әйтеп, басуга чыгарып җибәрәбез, шуны кабат үзебез җыеп та алабыз. Ашлык белән бәйләнештә булгангамы, эшемне яратып башкарам. Авырлыгын да сизмим. Ә бит килен булып төшкәндә арпа белән бодайны да аермый идем мин! Хуҗаларга да рәхмәт. Игенчеләргә игътибар бик зур бездә.

Шушы еллар эчендә шаяртып та, төрттереп тә: «Тимер-томыр арасында сиңа ни калган?» – диючесе дә, «Көн буе ирегез белән бергә булу туйдырмыймы?» – диючеләре дә булгалаган. Тик алар гына күңелен төшермәгән Рәмзия апаның. Хәер, аңа карап, хатын-кыз булудан туктамый бит ул. Әнә быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашып, «Минем язмышым – минем профессиям» номинациясендә җиңү яулаган.

– Кырын караш ташлаучылар бардыр инде, бәлки, ләкин аларның берсе дә минем эчемдәгесен белми. Рәдиф абыегыз яхшы булганга, аңа ярдәмем тияр дип тотынган эшем бу, – диде ул. – Әйе, комбайн эшен бик яратам! Минем халәтне үзе штурвалга утырып карамаган кеше аңламый. Өстән табигатьне күзәтү генә дә ни тора! Сезнең кояш баеган вакытта сап-сары ашлык басуын күргәнегез бармы? Яки агачларның талгын җилдә тирбәлеп утыруларын күзәткәнегез бармы? Яисә комбайн артыннан теземнәрнең җепкә тезеп салган кебек тип-тигез булып ятып калуларын? Мин менә шуларга сокланып карап туя алмыйм. Үлчәүгә эшнең авырлыкларын һәм рәхәтлекләрен салсаң, икенчеләре барыбер өстен чыгар. Игенен бирде, җыеп алырга көннәре генә булсын инде. Арпа да башын салган, димәк, урырга вакыт җиткән. Кыскарак булса да, бодае үсеп килә. Барлык игенчеләргә дә саулыгын биреп, комбайннары ватылмыйча, икмәкләрне вакытында җыеп алырга язсын иде.

Рәмзия апа шигырь язарга да һәвәс булып чыкты. Тырыш һәм мактаулы хезмәтләренә багышлап язган шигырен безгә дә юллады:

Тук башаклар шавын тыңлый-тыңлый,

Кыр корабы иңли басуны.

Комбайнның тигез гөрелтесе

Тулысынча били җанымны.

Икәү бергә парлап, алга карап

Яулап барыйк ерак офыкны.

Җайга ятып барган теземнәрдә

Күрәм кебек тормыш юлымны.

Без лаеклы ялда инде, әмма

Кырның тарту көче көчлерәк.

Әйдә, бергә тагын эшлик әле,

Бүген безнең хезмәт бик кирәк.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү