Россия Президенты Владимир Путин Иранның яңа Президенты Масуд Пезешкианга быел көзен Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру җибәргән. Бу хакта “ТАСС” Иран Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Насер Канани мәгълүматларына таянып яза.
“Пезешкианга БРИКС саммитында катнашу өчен Путиннан рәсми чакыру алдык”, – дип белдергән Иран дипломаты үзенең телеграм-каналында.
Аның әйтүенчә, алдагы очрашуда ике ил лидеры арасында фикер алышу мөмкинлеге пәйда булачак. Шул ук вакытта Канани Россия белән Иран арасындагы төрле яклы стратегик партнерлык турында килешүгә тукталып, әлеге документны әзерләүнең төгәлләнеп килүе турында билгеләп үткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat