Татарстан укытучыларның хезмәт хакы буенча рейтингта өченче урынга чыккан

Татарстан быел икенче кварталда укытучыларның уртача хезмәт хакы буенча төбәкләр арасында төзелгән рейтингта өченче урынга чыккан. Бездә 3 елга кадәрге эш тәҗрибәсенә ия булучы белгечкә 46-100 мең сум түлиләр. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда мөгаллимнәрнең эш хакы 12 процентка арткан. Бу хакта “ТАСС” “Авито работа” платформасында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә таянып яза.

Рейтингта башкала һәм Ленинград өлкәсе исәпкә алынмаган. Беренче урынга Ханты-Манси автономияле округы чыккан: биредә тулы ставкада эшләүче яшь педагогларга 60-120 мең сум түлиләр. Свердловск өлкәсе икенче урынга “кунаклаган” (50-110 мең сум). Татарстаннан соң – Төмән өлкәсе (46-95 мең сум) һәм Краснодар крае (50-90 мең сум).

Белгечләр шулай ук Россия төбәкләрендә укытучыларга ихтыяҗны да өйрәнгән. Бигрәк тә Оренбург өлкәсендә ихтыяҗ арткан – 72 процентка. Ямал-Ненец автономияле округында – 49, Пермь краенда – 37 процентка.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү