140тан артыграк кеше яраланган.
Украина армиясенең Курск өлкәсен утка тотуы сәбәпле 17 кеше һәлак булган. 140тан артыграк кеше җәрәхәтләгән. 75е, шул исәптән 4 бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта “ТАСС” медицина хезмәтләре мәгълүматларына таянып яза.
Исегезгә төшерәбез: 12 августта Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирнов Россия Президенты Владимир Путинга атышлар аркасында 12 кешенең һәлак булуы, 121 кешенең, шул исәптән 10 баланың җәрәхәтләнүе турында белдергән иде.
Сүз уңаеннан, Татарстаннан Курск өлкәсенә 80 тонна гуманитар йөк китерелгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән төбәктә хәйрия счеты ачылган. Республика җитәкчесе шул счетка хезмәт хакының бер өлешен күчергән. Моннан тыш Татарстанның берничә шәһәрендә гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылган. Кичә безгә Курск өлкәсеннән эвакуацияләнүчеләр китерелгән. Аларны МЧС хезмәткәрләре каршы алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat