Күптән түгел Россиянең китап палатасы (РКП) әсәрләре иң күп тираж белән нәшер ителгән авторлар исемлеген тәкъдим итте. Алар китергән статистикага ышансаң, хәзерге көндә үсмерләр һәм яшьләр өчен романнар аеруча популяр. Ә татар әдәбиятында хәлләр ничегрәк? «ВТ» хәбәрчесеннән популяр әдәбиятка кыскача күзәтү.
Кем соң ул – Джейн?
Рус әдәбиятыннан башлаганбыз икән, тагын бераз санлы мәгълүмат китерик. РКП әзерләгән статистикадан күренгәнчә, 2024 елның беренче яртысында 51,4 мең басма берәмлек (монда китаплар да, брошюралар да кергән) нәшер ителгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, 1,7 процентка күбрәк бу. Аларның гомуми тиражы – 170 млн чамасы экземпляр.
Китаплары иң күп тираж белән нәшер ителгән авторлар арасында беренчелекне инде берничә ел дәвамында Анна Джейн берәүгә дә бирми. 35 яшендә вафат булган авторның китаплары әле дә күпләп чыгарыла һәм тиз арада сатылып бетә. Әйтик, быел гына да 641,60 мең данә белән 54 басмасы дөнья күргән. Рейтингның беренче баскычына аны үсмерләр һәм яшьләр өчен иҗат ителгән мәхәббәт турындагы романнары күтәргән.
Анна Джейннан соң популяр авторлар исемлегендә классиклар – Федор Достоевский (451 мең данә тираж белән 68 басма), Михаил Булгаков (381,90 мең данә тираж белән 53 басма), Джейн Остин (263,50 мең данә тираж белән 46 басма), Эрих Мария Ремарк (252 мең данә тираж белән 32 басма), Александр Пушкин (247,51 мең данә тираж белән 58 басма), Лев Толстой (227,80 мең данә тираж белән 35 басма) урын алган. Классикларның күп сатылуы, бер яктан, яхшы да кебек. Ләкин без күп сорауларга җавапны һаман үткәннән эзлибез булып чыга түгелме?
РКП китергән мәгълүматларга караганда, 2024 елның беренче яртысында Россиядә яшәүче милләтләрнең туган телләрендә 50440 басма нәшер ителгән. Ләкин аларның 49628е – урыс телендәге китаплар һәм брошюралар. Ягъни милли телләрдә нибары 812 басма нәшер ителгән.
Тукайга тиңнәр табылганмы?
Татар китапларына бәйле вазгыятькә күз салыйк. Татарстан китап нәшрияты мәгълүматлары буенча, соңгы берничә елда әсәрләре иң күп тираж белән басылган автор – Габдулла Тукай. Аерым алганда, аның «Сайланма әсәрләр» җыентыгы, балалар өчен «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләре бик күп сатыла икән.
Хәер, татарча балалар әдәбияты инде күп еллар сатылган китапларның зур өлешен алып тора. «Татар халык әкиятләре» җыентыгының икенче урында булуы да шул хакта сөйли.
Шәхсән мине иң шаккатырганы – өченче һәм дүртенче урыннарда тарихи китаплар булуы. Әкиятләрдән соң күп нәшер ителүче һәм сатылучы китап – Равил Фәхретдиновның «Татар тарихы» басмасы. Аннотациядә әлеге китап турында: «Автор татар халкының бер мең елдан артык булган тарихы турында яза. Хезмәттә мөстәкыйль татар дәүләтләре чорлары яктыртыла», – дип язылган. Алтын Урда чоры белән дә кызыксынучылар күп булса кирәк, чөнки дүртенче урында – Булат Хәмидуллинның «Золотая орда и ее историческое наследие» китабы.
Атаклы Юныс Әхмәтҗанов мирасы – «Татар халык ашлары» җыентыгы да инде күп еллар иң күп нәшер ителүче һәм сатылучы китаплар рейтингыннан төшми. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин 2017 елда ук бу китап турында: «Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм аны әле дә сатылган китапларның лидеры дип әйтергә була», – дигән иде. Ул чакта бу җыентык иң күп нәшер ителгән басма булган.
Шунысын искәрергә кирәк: яңа гына аталган барлык әсәрләрнең дә рус телендәгеләре күпләп нәшер ителә һәм күпләп сатыла. Гәрчә барысының да диярлек татар телендәгеләре булса да. Кызганыч, әмма татар китаплары русчалардан күпкә калыша.
«Татарча матур әдәбият бөтенләй укылмыймыни?» – диярсез. Күргәнегезчә, беренче бишлектә бу жанр бөтенләй юк. Ә менә алтынчы урында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Онытмадым…» җыентыгы урнашкан. 2023 елда гына нәшер ителгән бу китапка аның соңгы елларда иҗат иткән повестьлары, бәяннары, хикәяләре тупланган. Бик күп еллар дәвамында әсәрләре «Ел китабы» исеменә лаек булган Нәбирә ханым – әле дә популярлар рәтендә.
Китаплары әле дә чагыштырмача зур тираж белән чыгып торучы автор – Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин. Ул – исемлекнең җиденче урынында. Татарстан китап нәшрияты, аерып, аның «Мәхәббәт упкыны» җыентыгын атады. «Фәнис Яруллинның бу китабына кергән повестьларда яралы җаннарның тормыш төбеннән аваз салуы, яшәү белән үлемнең тартышуы, мәрхәмәт һәм явызлыкның гел янәшә йөрүе сурәтләнә», – диелә китапның тасвирламасында.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat